Газетага язылу

Туйдан соң 13 кеше кызамык белән чирләгән

Пермь краенда чегәннәр туеннан соң 13 кеше кызамык белән чирләгән. 10 кунакның инфекция йоктыруы лаборатория шартларында расланган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Кызамык Пермьнең Орджоникидзе районында һәм Федотово авылында таралган. Моннан тыш Чапаев бистәсендә кибет хезмәткәренең шушы чирне йоктыруы ачыкланган.

Инфекция Пермь краена Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәреннән “кайткан”. Чир нәкъ менә чегәннәр туенда таралган. Кызамыкка каршы прививка ясатмаган кунакларның барысы да чирләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре