Тукай районыннан хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илткәннәр

Тукай районы Мәләкәс авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм озатылган. Конвойны Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев, Мәләкәс авыл җирлеге депутатлары Иван Виссарионов, Сергей Курочкин, волонтер Айгиз Гыйлемов җитәкләгән. Бу хакта«Татар-информ» хәбәр итә.

«Мәләкәс авыл җирлегеннән алтынчы тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайттык. Шунда барып кайтканнан соң, тагын да күбрәк ярдәм итәсе килә башлый», – диде Юрий Васильев.

Гуманитар йөк төзелеш һәм оборона линиясен ныгыту өчен 25 кубометр тактадан торган. Шулай ук, Мәләкәс авыл җирлегеннән мобилизацияләнгәннәргә посылкалар тапшырылган. Тукай районы волонтерлары шифалы үләннәрдән чәйләр, аш өчен җыелмалар, солдат төргәкләре әзерләгән.

Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Руслав Иванов һәм актив волонтер Виталий Минеев катнашында Мәләкәс авыл җирлеге волонтерлары авыл җирлеге халкы ярдәме белән акча җыйган, блиндажлы шәмнәр, маскировка ятьмәләре хәстәрләп куйган. Мәләкәс мәктәбенең 11 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Регина Васильева белән солдатлар өчен махсус «тән саклаучы» 32 беләзек үреп тапшырган.

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр гуманитар ярдәм оештыруда катнашкан барлык кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре