Әлеге уңайдан нинди чаралар үткәреләчәк соң?
Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова «ВТ»га кайбер серләрне ачты.
– Тукайның юбилее уңаеннан ике бәйге әзерләдек. Аның берсе «Ядкәрләрдә – Тукай рухы» дип атала. Ул – иң кызыклы проектларыбызның берсе. Анда яшь каләм тибрәтүчеләргә Тукай музеенда саклана торган шәхси ядкәрләре турында яңа әсәр язарга тәкъдим ителә. Ул шигырь, хикәя, әкият тә булырга мөмкин. Бер генә шарт: әсәрнең сюжетында Тукайга бәйле берәр экспонат турында язылырга тиеш. Әлбәттә инде, җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерлибез. Икенче бәйге «Милли моңнар» дип атала. Монда төрле төбәкләрдә яшәүчеләр, Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарып, видеолар җибәрәләр. Тәҗрибәле җырчылардан, музыка белгечләреннән жюри сайлана. Бәйгенең максаты – Тукай җырларын популярлаштыру, яшь композиторларда шагыйрьнең сүзләренә көй язарга теләк уяту. Узган ел без аны беренче тапкыр уздырып караган идек. Тукайның бары тик берничә җыры гына халык арасында йөри икәнлеген аңладык. Хәтта без мәктәптә укыганда җырлап йөргән «Карлыгач» җыры да төшеп калган. «Йолдызлы экскурсия» проектында төрле һөнәр ияләрен чакырып, музейда экскурсия үткәрүләрен сорыйбыз.
Тукайга багышланган күргәзмәләрне берьюлы өч урында – Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Салих Сәйдәшев музейларында оештырырга ниятлибез, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез