Интернеттан укып дәваланабыз: бу нәрсәсе белән куркыныч?

Каш ясыйм дип, күз чыга. Еш кына без, сәламәтлеккә файда булсын дип, киресенчә, аңа зыян гына салабыз. Табибка барасы урында интернет, социаль челтәрләрдән күреп, үзлектән дәваланабыз. Бу нәрсәсе белән куркыныч? ​​​​​​​Республика клиник хастаханәсе баш табибы, гастроэнтеролог Алинә Хәсәншина «ВТ»ның махсус проекты – «Җавап бар» тапшыруында шул хакта сөйләде.

Интернеттан укып дәваланабыз: бу нәрсәсе белән куркыныч?

– Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе. Һәрчак матур, зифа булып калу өчен, иң беренче кагыйдә – кешенең ашаган ризыгы белән аның физик активлыгы тәңгәл килергә тиеш. Моның нәкъ киресе күзәтелсә, кеше симерә яки авыруларга дучар була. Икенче кагыйдә – ашаган ризыгыбыз төрле булырга тиеш. Монда аксым, углевод, майлар, микроэлементлар һәм витаминнар барысы да тиешле микъдарда кабул ителергә тиеш. Тәлинкәнең яртысын – углеводлар, чиреген – аксым, калган өлешен майлар тәшкил итәргә тиеш.

Ашказанына күпме ризык сыя?

– Ризык кабул итмәгәндә ашказаны – 50–100 мл чамасы зурлыкта була. Ашаганнан соң инде ул 1,5 литрга кадәр сузылырга мөмкин. Кеше өчен 500–700 мл чамасы ризык ашау норма санала. Монда ризык та, эчемлекләр дә кергән.

Ашар алдыннан су эчәргә кирәк, дигән сүз дөреслеккә туры киләме?

– Дөрес туклану дигәндә, су балансын саклау да күздә тотыла. Кеше көн дәвамында үзенең бер кило гәүдә авырлыгына 30 мл нисбәтендә су эчәргә тиеш. Моңа гади су гына түгел, чәйләр, каһвә дә керә. Иртә белән ашар алдыннан бүлмә температурасындагы 200 мл су эчәргә киңәш ителә. Ул ашкайнату системасын яхшырак эшләтеп җибәрә.

Эчәсең килмәгән очракта ни эшләргә?

– Эчәсе киләме-килмиме, кеше барыбер көн дәвамында гәүдә авырлыгына бәйле күләмдә су эчәргә тиеш. Ә инде ябыгу өчен, ниндидер киңәшләргә таянып, үзеңне мәҗбүриләп су эчү дөрес түгел. Андый чакта ул организмга, киресенчә, зыянга гына булырга мөмкин.

Сәламәтлекне ныгыту максатыннан, без еш кына ниндидер рецептлар кулланырга яратабыз. Әйтик, энергияне арттыру өчен, төрле БАДлар кулланучылар шактый. Аларны эчү ни дәрәҗәдә файдалы да ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Исеменнән үк аңлашылганча, монда дару түгел, ә биологик актив матдә турында сүз бара. Дарулар бик күп тикшерүләр уза. Ул хәтта еллар буена сузылырга мөмкин. Ә БАДлар андый тикшерү узмый. Без аның составын да, ничек сакланганын да, кешегә ничек тәэсир итәчәген дә белмибез. Шуңа күрә БАДлар куллану сәламәтлек өчен зыянлы.

Коллагенның файдасы турында ни әйтерсез?

– Коллаген – шул ук БАД. Медицинада аның файдасын раслаган фәнни дәлилләр юк. Шуңа күрә бу сорауга өздереп кенә җавап биреп булмый.

БАДлар бавырга тәэсир итәме?

– Әлбәттә, бавыр – кеше организмындагы кечкенә генә лаборатория. Нәрсә генә эчсәк, нәрсә генә ашасак та, алар барысы да бавыр аша уза. Шуңа күрә тиешенчә эшкәртелеп бетмәгән һәр нәрсә бавырда җитди ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр кеше чамасын белмичә дарулар, витаминнар эчә, исерткеч эчемлекләр куллана икән, ул бавырын эштән чыгарырга мөмкин. Хәтта үлем-китем белән тәмамлана ала.

Соңгы арада «организмны паразитлардан чистарту» дигән күренеш тә модага кереп китте...

– Ә миндә ул паразит бармы? Кеше бу очракта үзенә иң беренче әнә шундый сорау куярга тиеш. Булган очракта, аның әле төрен дә ачыкларга кирәк. Моны махсус анализлар ярдәмендә ачыклап, шуннан соң гына табиб биргән даруларны эчеп дәваланырга мөмкин. Кемдер әйткән киңәшләр, ниндидер рецептлар, ысуллар белән үзлектән дәвалану киңәш ителми.

Үләннәр белән дәвалану ашказаны, эчәкләргә ничек тәэсир итә?

– Мәтрүшкә, ромашка, карлыган, кура җиләге яфраклары кебек гади генә үләннәрнең зыяны юк. Әмма медицинада дәвалану бары тик күзәтүләр, тәҗрибәләр уздырылган дарулар белән генә башкарыла. Шуңа күрә табиб берничек тә ниндидер үлән эчеп карарга киңәш бирә алмый.

Кешене психосоматика ярдәмендә дә дәвалап буламы?

– Әйтик, кеше эче авыртып мөрәҗәгать итә, ди. Аннан анализлар алып, төрле ысуллар ярдәмендә эчәклекне тикшереп, бөтен ысулларны да файдаланып караганнан соң, психосоматика кала. Андый чакта инде без кешегә психологка барырга киңәш итәбез. Монда кешенең нерв системасы белән тәҗрибәле белгеч эшләргә тиеш. Ягъни ул бу очракта табиб язган даруларны да эчә, психологның киңәшләрен дә үти.

 

Тапшыруны тулысы белән моннан карый аласыз.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре