Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче 19 яшьлек Таңсылу Сибгаева тумыштан йөри алмый. Табиблар куйган диагнозларын санап бетерерлек түгел. ДЦП авыруы булса да, акылына, күзләренә зыян килмәгән. Их, аяклары да бераз тыңласа, Таңсылудан да бәхетле кеше булмас иде. Хәер, шушы яшендә бәхетне башка әйберләрдә тапкан бала ул. Догалар да өйрәнә, матур итеп шигырьләр дә сөйли.
– Кызымны җиде айдан таптым. Баштарак сәламәтлегендә тайпылышлар сизелмәде, табиблар да берни әйтмәде. Таңсылуга җиде ай чагында аның дөрес итеп утыра алмавын күреп алдык. Кат-кат тикшергәч, безне Казанга ук җибәрделәр. Кызыма ДЦП диагнозы куелды, – дип искә ала әнисе Эльвина. – Баштарак мин моңа ышанмадым да. Хәтта табиблар инвалидлык алырга чакыргач та, бармадык. Ул кәгазьләрне соңыннан гына рәсмиләштердек.
Таңсылу үрмәләп йөрергә өйрәнгән. Атлар өчен аяклары тыңлап бетерми икән.
– Тормышны бик яратам. Кешеләр белән аралашу ошый. Туганнарым, дусларым күп. Әнием эштә вакытта, әтиемнең әтисе янында яшим. Бабай мине бик ярата. Кая телим шунда алып бара. Беренче яз чәчәген дә бергә җыябыз, җиләккә йөрибез, – ди Таңсылу.
Кызганыч, кызның әти-әнисе аерылышкан. Әтисенең башка гаиләсе бар. Тик шуңа да карамастан, Таңсылу бөтен кешене бергә җыеп, дус яшәтә. Бабасы Рәмзил абыйга да язмыш сынауларны өеп биргән. Моннан 12 ел элек хатыны Фәүзия апа яман чирдән үлеп китте. Үзе дә – катлаулы операцияләр кичергән кеше.
– Табигатьне яратуым, янәшәсендә балаларым булу көч бирә миңа. Оныгымнан яшәү көче алам, – ди Рәмзил абый.
Таңсылуның әтисенең апасы Фирүзә дә кызны үзенекедәй якын күрә. Кая гына йөртми. Эльвина да иренең туганнарына бик рәхмәтле икәнен яшерми.
– Таңсылу еш кына Казанга апасына да кунакка бара. Апа, бер дә авырсынмыйча, кызымны тәрбияли. Казанда тернәкләндерү узганда, хәтта икешәр ай аны үзе йөртә. Ничек инде рәхмәтле булмыйсың, – ди әнисе. – Таңсылуның авыруы безне тагын да якынайтты. Гаиләбезгә бирелгән сынауны бергәләп җиңәргә тырышабыз. Әле ярый кызым урын өстендә ятмый. Ничек итсә итә, тотынып, шуышып йөрергә тырыша. Ул һәр кешегә елмаеп, яхшы кәеф өләшә. Үзенең авыру икәнен күптән онытты инде ул. Кызымның күңеле күтәренке булгач, безгә дә рәхәт! Таңсылудан үрнәк алып яшәп яту. Ул безне көчле булырга өйрәтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез