Туризм комитеты рәисе: "Яңа ел ялларында 160 меңләп кунак көтәбез"

“Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов Яңа ел ялларына республикага күпме кунак киләсен фаразлады.

Аның фикеренчә, кунаклар саны 150-160 меңнән дә ким булмаячак. “Гомумән алганда, быел туристлар агымы шактый зур булды. Әлегә төгәл саннар юк, шуңа без туристик объектларда булган, кунакханәләрдән теркәлгән кунаклар саныннан чыгып кына фикер йөртәбез”, – диде ул матбугат очрашуында.

Сүз уңаеннан, узган елгы бәйрәм ялларында Татарстан башкаласы 170 меңләп турист кабул иткән булган. Ә гомумән алганда, 2023 елда Татарстанга килгән туристлар саны 4,2 млн иде. Быел бу сан якынча 6 процентка артык булыр дип фаразлыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре