Россиянең Төзелеш министрлыгы күңелсез саннар игълан итте: илдә кискен темплар белән авария хәлендәге торак күләме үсә. Аның мәйданы 53 процентка арткан. 2022 елда 23 миллион квадрат метр авария хәлендәге торак булса, 2023 елда – 36 миллион квадрат метрга якын. 57 төбәктә үсеш темпы 50 процентны узып киткән. Санкт-Петербургта темп, күреп, күз ышанмаслык. 2022 елда анда тузган торак мәйданы 1,2 мең квадрат метр гына булса, 2023тә – 46,4 мең квадрат метр. Үсеш 3642 процент тәшкил итә. Хакасиядә торак тузу темпы – 143 процент, Магадан өлкәсендә – 133, Төньяк Осетиядә – 121.
Бер ел эчендә торакның Санкт-Петербургтагы темплар белән тузуы мөмкин түгел. Белгечләр моны федераль финанслауны яулау өчен көрәш белән аңлаталар. Торакны авария хәлендә дип игълан итсәң, субсидияләр бирелә. Шул уңайдан төбәкләр ярышка чыккан, күрәсең. Ләкин объектив чынбарлык та бар: совет чорында төзелгән йортларның куллану срогы чыгып килә.
Тузган торакның абсолют саннарында лидерлык – Якутиядә. Анда 2,4 миллион квадрат метр авария хәлендәге торак бар. Архангельск өлкәсендә – 1,8 миллион, Төмән өлкәсендә – 1,5 миллион, Пермь краенда – 1,4 миллион квадрат метр. Тузган торак мәйданы буенча лидерлык итүче 10 төбәкнең сигезе – илнең төньягында яисә Себердә. Боларда климат шартлары да торакның тиз тузуына китерә. Совет чорында аларда төзелеш тә кызурак темплар белән барган.
Авария хәлендәге торактан кешеләрне күчерү темпы 33 процентка арткан. 2022 елда 2,7 миллион квадрат метрдан яңа торакка күчсәләр, 2023 елда 3,6 квадрат метрның хуҗалары яңа торак белән тәэмин ителгән. Якутиядә 0,21 миллион квадрат метрдан кешеләрне яңа торакка күчерсәләр, Премь краенда – 0,2 миллион, Төмән өлкәсендә – 0,19 миллион квадрат метр. Авария хәлендәге торак белән чагыштырганда саннар күпкә кечкенә. 2040 елга тузган торак күләме 270 миллион квадрат метрдан ашып китәргә ихтимал, ди Россия Фәннәр академиясе белгечләре. Шуның 162,8 миллион квадрат метрын кулланудан чыгарырга кирәк, диләр алар. Үткән елда Россиядә рекордлы күләмдә яңа торак төзелде. Аның мәйданы 110,44 миллион квадрат метр тәшкил итте. Санны тузган торак янәшәсенә куеп карый аласыз. Галимнәр авария хәлендәге торак проблемасы хәл ителмәслек түгел дип саный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез