Тузганак бизнесы

Май җитсә, дөньяны тузганак баса. Кемнәрдер аны бөртекләп, көрәк белән төпләп йөри. Тамырын корытсаң, бүтән үсмәс дип уйлыйлар. Кемнәрдер кул чалгысы белән чабып чыга. Кемдер бензин чалгысы белән сыдырып ташлый. Әлбәттә, бу шифалы үләннең файдасын күреп калырга тырышучылар да күп: алар чәчәкләрен, сабаклары, тамырларын аерым җыялар да төрле кайнатма, төнәтмә, чәй һәм башка файдалы нәрсәләр ясап куялар.

Сиксәнгә җитеп килгән бер бабай да шул тузганакның сары чәчәкләренә карап сокланып йөри дә моның файдасын күрергә уйлый. Беренчедән, аның иң әйбәт еллары совет чорына туры килгәнлектән, бизнес белән тиешенчә шөгыльләнеп кала алмаган. Хәтта эшкуарлыкка ирек бирелгәч тә ул, совет тәрбиясе алган кеше буларак, бу эшкә керешеп китә алмаган. Хәзер менә шуның үчен кайтару теләге уянган. Икенчедән, ул кешеләргә чынлап та файда китерерлек эш белән шөгыльләнергә тели. Кеше дигәндә ул үзе кебекләрне, әле бер, әле икенче җире авыртып җәфаланган карт-корыны күз алдына китерә инде. Ә тузганакны әнә ничек мактыйлар! Ашказанына да, бөергә дә, бавырга да файдасы зур, хәтта иммунитетны да күтәрә, хәл кертә, яшәү дәртен арттыра. Моны төрле шырым-бырым түгел, ә абруйлы гәзит-журналлар яза. Хәтта район сырхауханәсе табиблары киңәш итә.

Кыскасы, бабай бизнес ясарга уйлый. Кысып кына тотканлыктан артып та кала торган пенсия акчасының бер өлешенә фәкыйрьрәк авылдашларын яллый да басудагы бөтен тузганакны җыйдыртып ала. Рецептларын интернеттан карап, чәчәкләрнең бер өлешеннән кайнатма ясый. Калганын элек мал асрый торган абзарының сәндрәсенә җәеп, күләгәдә киптерә. Чәчәк, яфрак-сабакларыннан чәй әзерли. Юып киптерелгән тамырларын блендердан чыгарып, каһвә шикеллерәк нәрсә эшли. Ничек икәнен тәфсилләп тору кирәкми, интернеттан һәркем таба ала. Кыскасы, бу тузганакны товар хәленә җиткерә.

Сатарга кирәк хәзер. Монысы иң мөһиме. Бер карасаң, «Ватсап»тагы авылдашлар, урамдашлар, яшьтәшләр, туганнар һәм башка шуның ише төркемнәргә хәбәр генә салырга кирәк, шундук алып бетерәчәкләр кебек. Ләкин алай җайлы килеп чыкмый. Чөнки бабайның басудан тузганак җыюы турындагы хәбәр минуты-сәгате белән бөтен авылга тарала. Авылдашлар исә: «Фәлән абзый – бик акыллы кеше, белми шулай итмидер», – дип, бөтен тирә-якның тузганагын тамырыннан алып җыеп бетерәләр. Моны сизеп алган күрше авыл кешеләре дә шул эшкә тотына. Үз авылларында бер тузганакны да калдырмыйлар. Шулай булгач, бабайга үзе әзерләгән товарны сату мөмкинлеге юкка чыга. Аптырагач, ул, ике оныгын җәлеп итеп, интернет аша сату оештырмакчы була. Тик бүтәннәр дә аңа иярә һәм бабайның игъланнары меңнәр арасында күмелеп кала. Көндәшлек зур булу сәбәпле, бу бизнес юкка чыга.

Бабай бик саран кеше булмый инде, тузганакларын кемгәдер бушка биреп, кемгәдер бүләк итеп бетерә. Шулай да табыш ала алмавы өчен аз гына уфтанып куя. «Бүтән елны яңа бизнес ачсам, бүтәннәргә сиздерми эшләргә кирәк», – дигән нәтиҗәгә килә.

Көтмәгәндә моңа зур гына сумма акча китереп тоттыралар. Миллион ук түгел инде, әмма ике-өч айлык пенсиясен капларлык. Бабай аптырап кала. Сәбәбе соңыннан гына ачыклана. Район башлыгы бу сары чәчәкне бик яратмый икән. Авыл аша узып барганда бу төбәктә бер генә сары чәчәк тә булмавын күреп, шакката һәм тузганакның бетүенә кем сәбәпче икәнен ачыклый. Теге бабайга премия яза.

Бу әкиятнең морале: беренче булырга кирәк. Хәтта тузганак җыю кебек мәгънәсез бизнеска алынсаң да.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре