Евгений Пригожин самолеты һәлакәтендә үлгән бердәнбер хатын-кыз – Кристина Распопова. Аңа 39 яшь булган. Распопова стюардесса булып эшләгән. Бу РИА-новости яза.
https://vatantat.ru/2023/08/120868/
Кристина элек Мәскәүдә яшәгән, ләкин күптән түгел «Мнт Аэро» фирмасына эшкә урнашып, Петербургка күченгән була. Моңа кадәр дә ул бизнес-авиациядә эшләгән.
Очып китәр алдыннан берничә сәгать алдан ул туганнарына рейсның ниндидер сәбәпләр аркасында тоткарлануын әйткән. Аэропорт кафесында рейсны көтеп утырган вакытта төшергән фотосын социаль челтәргә урнаштырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез