Татарстанга шушы көннәрдә Курск өлкәсеннән 20 кеше мәҗбүри күченеп кайтты. Аларның барысы да диярлек чит кеше ярдәменә мохтаҗ. Араларында арбада хәрәкәтләнүчеләр дә бар. Башта алар Самарага кадәр поездда, аннан автобусларга күчеп утырып, Татарстанга килеп җитте.
Ялгыз өлкәннәрне Лениногорск һәм Нурлаттагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга урнаштырдылар. Күченеп кайтучыларны чәй табыны әзерләп каршы алдылар. Алар белән Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да очрашты. Ул Татарстанга күчкән әби-бабайларга яңа яшәү урыннары ошар, дигән өметтә.
Район хакимияте җитәкчеләре исә өлкәннәрнең нинди проблемалары барлыгын, теләк-тәкъдимнәрен дә белеште. Курск өлкәсеннән китәргә мәҗбүр булган өлкән яшьтәге кешеләр барлык кирәкле ярдәм һәм социаль хезмәтләрне алачаклар.
Татарстанга кайтучыларны медицина белгечләре җентекләп тикшергән. Картлар йортында аларны мунчада юындырып, яңа киемнәр дә биргәннәр.
Сергей Курянинга күптән түгел 73 яшь тулган. Курскида туган, гомере буе шунда яшәгән. Татарстан турында ишетеп кенә белгән кеше ул.
– Соңгы вакытта шәһәрдә тынычлык юк иде инде. Ату, шартлау тавышы. Дроннар гел очып йөрде. Биш минут саен тревога. Һөҗүм итүчеләр бик усал. Тиктомалдан кешеләрне үтерәләр, машиналарын тартып алалар. Тынгысызлык туйдырды. Үлем янәшәдә генә йөрде бит. Олы яшьтә булсаң да, яшәүдән туймаган бит әле без. Татарстанга тыныч яшим дип кайттым, – ди ул.
Сергей Филатов та олы яшьтә. Ул да – тынычлык эзләп килүчеләрең берсе.
– Күчеп кайтучыларны колач җәеп каршы алучы булмас дигән идем. Татарстан халкы шаккатырды. Сездә кунакчыл һәм бик кешелекле халык яши икән. Каршы алучы волонтерлар бик булышты. Кирәк-яракларыбызны алар ташыды. Күңеленә тынычлык эзләп килгән кешегә бер җылы сүз дә җитә бит. Без әле монда аз гына вакыт булсак та, аны күп ишеттек, – ди ул.
Львов шәһәрендә туган 88 яшьлек Нина Фищенко да әлегә Лениногорскида яшәячәк.
– Ут эченнән алып чыктылар безне. Анда да картлар йортында идем. Әле ярый без яшәгән йортка һөҗүм итмәделәр. Искә алырга да куркыныч, ракета тавышы, шартлау. Исән калмабыз дип уйлаган идем. Гомерең бетмәгәч, яшисең икән. Минем беркемем дә юк. Абый-апаларым, сеңелләремне күптән югалттым инде. Монда килүемә шатланып туя алмыйм. Җитәкчеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Тизрәк илләр тынычлансын иде инде, – ди ул.
Ике Сергей да, Нина ханым да Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернатына урнашкан.
Нурлат картлар һәм инвалидлар йортына кайтып сыенган 68 яшьлек Людмила Хавиковага инде икенче мәртәбә күченергә туры килгән.
– Без ирем белән Авдеевкада яши идек. 2014 елда бар әйберләребезне җыеп, Курскига күченергә туры килде. Анда да социаль юнәлешле йортта яшәдек. Кызганыч, ирем моннан өч ел элек вафат булды. Язмышларга шулай язылгандыр инде. Кем уйлаган картайган көннәрдә чит җирләрдә йөрербез дип, – ди Людмила ханым. – Татарстанга күченәсемне белгәч, бик нык дулкынландым, борчылдым. Юкка булган икән. Нурлат кешеләренең яхшылыгына шаккаттым. Болай каршыларлар дип уйламаган да идем. Җир йөзендә яхшылык күп икән. Шәһәрне дә яраттым. Нурлат та туган йортым булып санала инде хәзер, – ди ул.
Өлкәннәрнең күбесе – гомере буе Курскида яшәүчеләр. Тыныч кына яшәгән җирләреннән туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булуларын искә алып, алар күз яшьләрен сөртә.
– Гомерем буем балалар укыттым, – ди 77 яшьлек Наталья Герасимова. – Кияүгә чыкмадым. Энемнең балаларын үстерештем. Бар өметем аларда иде. Кызганыч, аларның гомерләре кыска булды. 70 яшем тулгач, аякларым начар йөри башлады. Чарасызлыктан картлар йортына эләктем. Инде ияләшкән дә идем. Янымда үзем кебек ялгызлар, барыбызга бер язмыш. Күрәчәгеңне күрмичә, гүргә кермисең, диләр. Татарстанга да килеп эләктек бит. Иң мөһиме – без исән калдык, шунысына сөенәм. Яхшы каршы алдылар, мондагы хезмәткәрләр хәлләребезне белеп кенә тора. Бер генә теләк: тизрәк тынычлык урнашсын иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез