Тынычлык кирәк! Казанга пилотсыз очкыч һөҗүм итүе турында

Тынычлык кирәк! Шимбә көнне бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәненә тагын бер кат инандык. Башкала халкын «Казанга пилотсыз очкыч һөҗүм иткән!» дигән шомлы хәбәр уятты. Күп тә үтми, пилотсыз очкычның берәү генә түгеллеге ачыкланды. Яңа һөҗүм куркынычы сакланды. Халыкның бер ише якындагы саклану урыннарын белешергә тотынды, икенче берләре шәһәрдән чыгу ягын карады. Бу вакыйга һәрвакыт уяу булырга кирәклекне кисәтте.

Рәсми мәгълүматларга караганда, шимбә иртәсендә Казанга барлыгы 8 пилотсыз очкыч һөҗүм итте. Бәхеткә, үлүчеләр дә, имгәнүчеләр дә булмады. Башта 7:49да Казандагы «Лазурные небеса» торак комплексының 31нче катына дрон килеп бәрелде. Күп тә үтми, шушы ук йортның 29 нчы катына тагын бер дрон һөҗүм итте. Аннары башкаланың Кызыл Позиция урамында өченче дрон бәреп төшерелде. Бераз соңрак Клара Цеткин урамындагы 31а йортының чормасына да пилотсыз очкыч бәрелде. Тугыз тулып биш минутта Казандагы «Манхэттен» торак комплексы түбәсендәге шпильгә тагын бер дрон килеп бәрелде. Өч минуттан Кызыл Позиция урамындагы юлга пилотсыз очкыч килеп төште. Дүрт машинага зыян килде, якындагы йортларның тәрәзәләре чәлпәрәмә коелды.

Республикада тиз арада хакимият органнары һәм МЧС хезмәтләре өчен гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Оператив штаб төзелде. Вакыйга урынына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

– Бүген Казан пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Элегрәк алар сәнәгать оешмаларын гына утка тота иде, хәзер дошман гади халыкка, аларның йортларына һөҗүм итә башлады, – дип язган иде Рәис «Телеграм»дагы сәхифәсендә.

Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә дрон һөҗүменә дучар булган торак йортлардан эвакуацияләнүчеләр өчен вакытлыча тору урыннары оештырылды, кайнар ризык әзерләнде. Зыян күргән фатирларда яшәүчеләр кунакханәләргә урнаштырылды. Махсус «кайнар элемтә» оештырылды. Гадәттән тыш хәлдә рухи зыян күрүчеләргә психологик ярдәм дә күрсәтелде. Хокук сакчылары да, башкаладагы барлык хезмәтләр дә оператив рәвештә эшләде. Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә шимбә – якшәмбе көннәрендәге барлык массакүләм чаралар башка вакытка күчерелде. Әйтик, шимбә көрәш буенча Татарстан Чемпионатының финал очрашулары узарга тиеш иде. Батырларны соңрак ачыклаячаклар. Медаль кайгысы түгел, иң мөһиме баш исән булсын!

Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары белән киңәшмә дә уздырды. Аннан соң ул халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.

– Сигез пилотсыз очкычның өчесе генә хәрби-сәнәгать комплексына юнәлтелгән иде. Аларның барысы да юк ителде. Дошман башка юл белән китте. Алар торак йортларга һөҗүм итте. Шимбә көнне, бөтен кеше өйдә, ял иткән чакта бит. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмады, – диде Татарстан Рәисе.

Пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән көнне Рөстәм Миңнехановка Россия Президенты Владимир Путин да шалтыратты. Соңрак – Россиянең юл һәм транспорт инфраструктурасы объектлары ачылышында ил башлыгы дошман ни генә эшләсә дә, барыбер максатына ирешә алмаячагын әйтте.

Яшерен-батырын түгел: шимбә көнге вакыйга бик күп кенә авырткан урыннарны да казып чыгарды. Гадәттән тыш хәлләр вакытында нишләргә, кая барырга икәнлеге турында гел сөйләнеп торса да, башыңа төшкәч, эшне нидән башлыйсын да, кая барасын да белмибез булып чыкты. Белгән очракта да вакытлыча качу урыннарының күбесенең халыкны кабул итәргә әзер түгеллеге ачыкланды. Дрон һөҗүме вакытында үзе яшәгән йорт янәшәсендә генә урнашкан качу урынына керә алмыйча йөрүчеләр дә булды. Баксаң, ул урыннар бикле һәм ачкычның кемдә икәнлеге дә билгесез икән. Көлсәң көл, еласаң ела, кыскасы. Җитәкчелек бу мәсьәлә тиз арада хәл ителәчәк, дип ышандырды.

Рәсми саннарга ышансаң, бүген Казанда күпфатирлы йортлардагы 1209 подвал  гадәттән тыш хәлләрдә вакытлыча яшеренү өчен исәпләнгән. Алар шәһәр халкының 80 процентын сыйдыра ала. Калган 20 проценты өчен метрополитен станцияләре, паркинглар һәм башка объектлар әзерләнгән. Әмма пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән көнне Казандагы шундый 30 урынның чынлыкта гадәттән тыш хәл вакытында качу өчен яраксыз икәнлеге ачыкланды. Бер ишенең ачкычын таба алмасалар, тагын бер ишен су баскан булып чыкты. Башкаланың район администрацияләре белән идарәче оешмаларга аларны тиз арада тәртипкә китерү бурычы куелды.

– Һәркем үзе яшәгән йортта ачкыч өчен кем җаваплы, кая барасы һәм саклау урынының ничә кешегә исәпләнүен белеп торырга тиеш. Тормыш шундый: кемдер кибеткә, кемдер хастаханәгә киткән, кемдер башка сәбәп аркасында өйдә булмаска мөмкин. Барысы да үзара алмашырга тиеш. Безнең чик буе районнарының мондый тәҗрибәсе бар, без аны өйрәнәчәкбез. Мондый хәлләр кабатланган очракта, кешеләргә хәбәр итү һәм юнәлтү системасы төгәл эшләргә тиеш, – диде башкала мэры Илсур Метшин оператив штаб утырышында. – Тынычлыкта яшисегез килсә, гадәттән тыш хәлләргә әзер торыгыз. Хаталарны тиз арада төзәтергә тырышачакбыз. Иң мөһиме – шәһәр халкы белән элемтә бар: алар безне ишетә, без аларны. Халык күтәргән барлык мәсьәләләр тиз арада хәл ителергә тиеш.

Шимбә булган куркыныч вакыйгадан соң башкаладагы 5971 подвалны тикшергәннәр. Шуларның 12 сенә канализация сулары агып ятканлыгы ачыкланган. Моннан тыш гадәттән тыш хәлләр вакытында яшеренү урыннарының кайдалыгын күрсәткән элмә такталар да тикшерелгән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, качу өчен яраксыз дип табылган урыннарда да әнә шундый язулар эленеп торган.

– Аларны алып аттык. Шимбә көнне әнә шул язулар күпләрнең башын бутады. Качу урыны дип язылган җирләрнең кайберләре чынлыкта моның өчен яраксыз булып чыкты, – дип ачыклык кертте ул «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Пилотсыз аппаратлар һәм дроннар һөҗүм иткәндә нишләргә

– Һөҗүм вакытында машинада калу яки тәрәзә янында булу тыела.

– Әгәр бинада булсагыз, җәяүләп астагы катларга яки парковкага төшегез. Лифттан файдалану тыела!

– Әгәр һөҗүм вакытында астагы катларга төшәргә өлгермисез икән, фатирда тәрәзәсез, терәк стеналар арасындагы бүлмәне табарга кирәк. Мәсәлән, ванна бүлмәсе идәнендә.

– Әгәр сез урамда икән, якында урнашкан бинага, җир асты юлларына яки парковкага йөгерегез.

– Әгәр сез рульдә булсагыз, һөҗүм вакытында машинадан чыгып, ышык урын эзләгез.

– Һөҗүмнән соң БПЛА яки аның кисәкләрен тапсагыз, бернәрсәгә дә кагылмагыз һәм шунда ук җайланманы тапкан урыннан читкәрәк китегез.

– Дрон яки пилотсыз аппарат күргән очракта, куркыныч урыннан читкә киткәч, 112 номерына шалтыратыгыз. Үзегезнең фамилияне, исемне һәм БПЛА табылган урынны әйтегез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре