Газетага язылу

Уен түгел җинаять: ни өчен балалар террорчылык юлына баса?

Террорчылык өчен җинаять эше 14 яшьтән ачыла, хөкем итү – 20 елга кадәр, шартлы гаепләү каралмаган. Җәзасы кырыс булса да, балалар әледән-әле шул куркыныч юлга баса. Дөресрәге, бастыралар. Ел башыннан Татарстанда энергетика һәм элемтә объектларына зыян салган 7 үсмер тоткарланган инде.

Уен түгел җинаять: ни өчен балалар террорчылык юлына баса?

2025 ел башыннан исәпләгәндә, Татарстанда транспорт объектларына, энергетика һәм элемтә структураларына зыян салуның 28 очрагы билгеле. Нәкъ менә узган елда җинаятьчеләр үсмерләрне аеруча актив вербовкалаган, ягъни ялган юллар белән төрле объектларга зыян салуга җәлеп иткән. Үсмерләрнең гамәлләре теракт һәм диверсия буларак бәяләнгән, һәр очрак та ачыкланган.

– Ут төртү очракларының барысын да исәпләгәндә, мондый куркыныч адымга баручыларның яртысыннан күбрәге – үсмерләр. Гадәттә аларны җиңел акча эшләү белән кызыктыралар. Башта гади генә биремнәр үтәвен сорыйлар, шуның өчен 500 сум акча түлиләр. Мәсәлән, юлда 5 машинаны фотога төшереп җибәрергә кушалар. Үсмер бу эшкә дусларын да җәлеп итә. Соңыннан биремнәр катлаулана, «вышка»га йә башка мөһим объектка ут төртергә кушалар, – дип аңлатты матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы урынбасары Роман Мөхәммәтҗанов.

Үсмерне шикле эшкә тартканда җинаятьчеләр моны «изге ният» белән аңлата. Берәр оешманың саклык хезмәткәрләрен тикшерү өчен ут төртүне үсмер мөһим бер операциядә катнашу, ярдәм дип кабул итә. «Иминиятләштерү компаниясеннән страховка аласы бар, моның өчен янгын чыгуы кирәк», – дип тә ярдәм сораган булалар. Кергән акчадан өлеш вәгъдә итәләр.

– Кулга алынган үсмерләрнең бу адымга баруларын анализлаганда, үзләренең нинди җитди җинаять эшләүләрен аңлап бетермәүләре аңлашыла. Аңласалар да, моның өчен нинди җәза каралганын белмиләр. Хулиганлык дип кенә уйлыйлар, берсе дә төрмәгә эләгермен дип башына да китереп карамый, – ди Роман Мөхәммәтҗанов.

Бу билгеләргә игътибарлы булыгыз:

Үсмер сөйләмдә чит сүзләр кулланып сөйли башлый, үз-үзен тотышы үзгәрә, яңа гадәтләре барлыкка килә. Үз эченә бикләнә йә киресенчә артык актив була башлый, үз-үзенә ышанычы арта. Прическасын үзгәртә, сакал үстерә башларга мөмкин. Мәктәптән тыш яңа танышлары барлыкка килә, алар белән еш аралаша.

Ә аннары... Гаиләдәге кичке тынлыкны бозып полиция, ФСБ хезмәткәрләре кереп, үсмерне алып чыгып китә. Балачак уенчыклары да, гитарасы, китап-дәфтәрләре дә шунда кала. Бу бүлмәгә ул бик күп еллардан соң гына кире әйләнеп кайта алачак.

Узган елның декабрендә генә дә 7 үсмер 6 тимер юл объектын куркыныч астына куя. Һәр очракны исәпкә алып, аларга каршы җинаять эше кузгатылган. Бу елның февралендә 4 үсмер кәрәзле элемтә баганасын яндырырга була. Үсмерләрнең берсе таныш булмаган кешедән җиңел акча эшләү ниятеннән биремнәр алып, аларны үтәп чыккан өчен 500 дән 1000 сумга кадәр акча ала башлый. Мондый керемгә дуслары да кызыга. Вербовкалаучылар үсмерләргә элемтә баганасын яндырырга куша, координатларын бирә. Бу эшне башкарган өчен 7000 сум акча түлиләр. Икенче оъектны яндырырга әзерләнгән вакытта үсмерләрне тоткарлыйлар. Барысына да җинаять эше кузгатылган, 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.

– Белем бирү оешмаларына һөҗүм итү очраклары да ачыклана. Казанның бер гимназиясендә укучы бала бу адымга ныклап әзерләнгән. Мәктәпнең моделен ясаган, үзен кыерсыткан классташларын кызыл төс белән тамгалаган. Хәтергә кереп калган тагын бер мисал – 2024 елда 14 яшьлек үсмерне тоткарладык, – дип искә алды Роман Мөхәммәтҗанов. – Берничә шартлаткыч ясап, аларны сынап карарга да өлгергән. Безнең игътибар үзәгенә эләкмәгән булса, белмим, нәрсә белән бетәр иде бу очрак. Шунысы кызганыч: мәктәптә кыерсытылуы, мыскыл ителүе турында беренче тапкыр полиция хезмәткәренә сөйләде ул бала. Аңа кадәр аның белән бер сөйләшүче якын кешесе дә булмаган дигән сүз. Кызганыч, белем бирү учреждениесенә һөҗүм әзерләү факты буенча барыбер җинаять эше ачылды.

Тоткарланган үсмерләрнең күбесе – үзе дә корбан. Кыерсытылып яшәп тә бүлешер кеше тапмыйлар. Ярдәм эзләп, интернетка керәләр, ә анда һәрвакыт шикле дуслар табыла. Җинаять юлына баскан балада кайвакыт балаклава кебек шик тудырырга тиешле әйберләр дә табыла, хәтта әти-әниләр үзләре үк бала белән заправкадан бензин алып кайталар. Әмма аның чынлыкта ни өчен кирәк булуын белмиләр, шикләнмиләр.

Ни кызганыч, җинаятькә җәлеп ителүче балалар «яшәрә». Тоткарланучылар арасында 13 яшьлек үсмер дә бар. Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссиянең эксперт советы рәисе урынбасары Анна Кондратьева 10–11 яшьлек балалар белән эшли башларга кирәген аңлыйбыз, дип искәртте.

Светлана ЗАХАРОВА

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

– Цифрлы чынбарлык безнең балалар тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Безнең өчен кайчандыр яңалык булган әйбер, алар өчен көндәлек тормыш. Һәм бу яңа чынбарлыкта чиксез мөмкинлекләр генә түгел, ә җитди куркынычлар да яшеренгән.

Зинһар, балаларыгызның үз-үзләрен тотышындагы үзгәрешләргә игътибар итегез. Бу беренче һәм иң мөһим сигнал, аны игътибарсыз калдырырга ярамый. Кинәт үз эченә йомылу, ярсучанлык, тәэсирләр белән уртаклашырга теләмәү – болар барысы да баланың проблема белән очрашуына ишарә була ала.

Аралашу өчен вакыт табыгыз. Тормышыбызның кискен ритмында без еш кына иң мөһимен – балалар белән тере аралашуны кулдан ычкындырабыз. Формаль рәвештә түгел, ә ихлас кызыксыну белән: «Көн ничек үтте? Мәктәптә нинди яңалыклар бар? Интернетта кем белән аралашасың? Нинди кушымталар һәм сайтлар кызыксындыра сине? Виртуаль дусларың бармы? Алар белән нәрсә турында сөйләшәсез?» – дип сорагыз.

Исегездә тотыгыз: ышанычлы аралашу хәзерге дөньяның күп кенә куркынычларыннан иң яхшы яклау. Балаларыгыз янәшәсендә булу гына аз, рухи якынлыкны да җайлагыз. Сезнең игътибарыгыз һәм кайгыртуыгыз – аларның куркынычсызлыгы өчен иң кыйммәтле ресурс.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре