Үгетли алганнар. Россиядә бала төшертергә җыенып та, бу ниятеннән баш тарткан хатын-кызлар саны 25 процентка арткан. Шул рәвешле илдә 42 мең нарасыйның гомерен саклап калганнар. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте. Татарстанда да саннар яхшы якка үзгәрә. Белгечләр моны җаваплылык арту белән аңлата.
Соңгы елларда Татарстанда йөклелекне саклап калуның тулы бер системасы булдырылды. Республикадагы һәр хатын-кыз консультациясендә махсус психологлар эшли. Бала төшертү нияте белән мөрәҗәгать иткән кешене иң беренче эш итеп әнә шул белгечләр кабул итә. Ул мөмкин булган барлык ысуллар белән хатын-кызны бу уеннан кире кайтарырга тырыша. Аннан ары да бала төшертү уеннан кире кайтмаса, хатын-кызны Казандагы кризислы йөклелек үзәгенә җибәрәләр. Билгеле булганча, анысы тәҗрибә рәвешендә 2023 ел азагында эшли башлады. Бу үзәктә йөклелекне саклау-сакламау гына түгел, булачак әниләргә тиешле ярдәм чаралары, ЭКО ясату турында да консультация алырга була. Узган ел бирегә мөрәҗәгать иткән 583 хатын-кызның яртысыннан артыгы (62 процент) бала тудыра йортына барып җиткән.
Айгөл Газизова (исеме үзгәртелде. – Ред.) – кризис үзәгеннән әни буласы килү теләге белән кайткан әнә шундый гүзәл затларның берсе. Ул чакта чарасызлыктан гомерлек хата ясамавына бүген дә сөенеп туя алмый.
– Яшермим: сабыем көтеп алынган түгел иде. Әти буласы кеше ташлап китте. Аборт ясатырга дип баргач, табиб бик озак үгетләде. Аннары кризис үзәгенә җибәрде. Анда барганда да карарым нык иде. Барып сөйләшәм дә барыбер ясатам, дип уйладым. Әмма үзәккә килеп керүгә җебеп төштем. Анда башкача мөмкин дә түгел, миңа калса. Стенадагы бала исеменнән язылган сүзләр генә ни тора! Табиб белән дә, биредәге юрист белән дә сөйләштем. Шуннан соң баламны табачакмын, аны ялгызым да үстерә алачакмын дигән ныклы карарга килдем, – ди бүген инде бәхетле әни.
Казан дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология хезмәте буенча баш табиб урынбасары Светлана Гобәйдуллина фикеренчә, хатын-кыз бала төшертү уеннан кире кайтсын өчен аны шикләнгән чагында «эләктереп алырга» кирәк. Яшерен-батырын түгел, сәламәтлеге өчен кирәк булмаса, хатын-кыз тик торганда аборт ясатмый бит.
– Шикләнгән кешене үгетләве җайлырак. Безгә килгән хатын-кызлар да бусагадан ук «мин баламны төшертәм» дип килеп керә. Әмма күңелендә барыбер икеләнү, шик була аның. Шуңа күрә безнең штаттагы психолог, гинеколог, УЗИ белгече, юрист, бер сүздә булып, җайлап кына аны үгетли башлый. Бераз хәйләгә дә барырга туры килә: хатын-кызны консультациягә чакырганда бала табу йортына килергә кушабыз. Ә анда яңа туган баланы өенә чыгарган вакыт була. Шундый матур бәйрәмчә мохит хөкем сөрә. Баланың атасы, якыннары чәчәкләр, шарлар белән сабыйны каршы алырга килә. Мондый бәхетле мизгелләрне күргән хатын-кыз шунда ук йөклелекне саклап калу турында уйлана башлый, – ди табиб.
Светлана Гобәйдуллина сүзләренә караганда, заман үзгәргән саен, хатын-кызны бала төшертүгә этәргән сәбәпләр дә үзгәргән. Элегрәк хатын-кыз фәкыйрьлек, акча җиткерә алмау аркасында бала төшертә дип саналса, хәзер хатын-кызларның нибары 20 проценты гына абортның төп сәбәбе дип матди якны атый икән.
– Калганнары исә, нигездә, гаиләдәге проблемалар, иренең бала тууга каршы булуын телгә ала. Мин әле яшь, әни булырга әзер түгелмен, дип әйтүчеләр дә шактый. Аларның һәркайсын шул уеннан кайтару өчен, ай-һай, тырышырга кирәк, – ди табиб.
РКБдагы перинаталь үзәкнең акушер-гинекологы Әлфия Вахитова янына да соңгы арада аборт ясауны сорап килүче хатын-кызлар саны кимегән. Тәҗрибәле табиб, аборт мәсьәләсендә җаваплылыкны хатын-кызга гына йөкләп калдыру дөрес түгел, дип саный.
– Монда ир-ат та җаваплы булырга тиеш. Аннары абортлар саны артмасын өчен бала төшертүнең нәрсәгә китерүе турында күбрәк сөйләргә, аңлатырга кирәк. Хәзер булачак әниләр балага узуга җитди карый, алдан әзерләнә. Саклану чаралары турында да мәгълүмат җитәрлек. Шәхсән минем үземә дә «аборт ясагыз әле» дип килүчеләр саны кимеде, – ди табиб.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова да, илдә аборттан баш тартучылар саны кимүне замана хатын-кызларының үз сәламәтлегенә җаваплырак каравына бәйле, дип саный.
– Элегрәк хатын-кызлар саклану чаралары турында сөйләгәндә югалып кала иде. Шул сәбәпле 10–15 ел элек «аборт культурасы» чәчәк атты. Хәзер исә хатын-кызлар җенси мөнәсәбәт, бала табуга җаваплырак карый. Йөклелек һәрвакыт көтеп алынган булырга тиеш.
Фикер
Анна Бабинцева, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неонатологы:
– Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Хатын-кызга да 35 яшькә кадәр бала табып калырга тырышырга кирәк. Кызганыч, бүген моның нәкъ киресе күзәтелә. Соңгы арада беренче баласын 35 яшьтән соң тапкан хатын-кызлар күбәйде. Яшь барган саен, организм да картая, әле бер, әле икенче чир пәйда була. Хатын-кыз күпсанлы стресс та кичерергә өлгергән була. Нәтиҗәдә сау-сәламәт бала табу ихтималы да бермә-бер кими. Ул гына да түгел, яшь барган саен, бала таба алу сәләте дә яхшырмый, балага уза алмау очраклары да арта.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Динебез абортны ананың гомеренә куркыныч янаган очракта гына ясарга рөхсәт итә. Калган очракларда аны ясау кеше үтерү белән бер дәрәҗәдәге гөнаһ санала. Хәдистә дә: «Баланы алдыру – зур гөнаһ», – диелә. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Шуңа күрә нинди генә кыен хәлдә калсаң да, баланың гомерен саклап калырга тырышырга кирәк. Коръәни-Кәримдә дә: «Шайтан сезне ачлык белән куркытыр. Ләкин белегез: ризыкны бирүче шайтан түгел, ризыкны бирүче – Раббыбыз Аллаһ», – диелә.
Ләйсән Шәяхмәтова, алты бала анасы (Азнакай районының Тымытык авылы):
– Соңгы арада абортларны тыю турында күп сөйләнде. Әмма бала төшертүләр саны аның аркасында кимегәндер дип уйламыйм. Хәзер беркем дә сәламәтлек белән мактана алмый. Бигрәк тә хатын-кызлар. Ә аборт сәламәтлек өчен бик куркыныч. Бала төшертүдән баш тартучылар да иң беренче шунысын уйлыйдыр. Әмма бу карарны көчләп тагарга ярамый. Абортны ясатыргамы, юкмы икәнлекне хатын-кыз үзе хәл итәргә тиеш. Тормыш булгач, төрле хәл була бит.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез