Украина хәрбиләре Курск өлкәсендәге бер авылда бөтен ир-атларны үтереп бетергәннәр

Украина кораллы Көчләре (ВСУ) Курск өлкәсенең Суджанск районында азат ителгән Николаево-Дарьино торак пунктында барлык ир-атларны диярлек үтергәннәр. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә. Гыйнвар ахырында 83 нче гвардия десант-штурм бригадасы сугышчылары Николаево-Дарьино торак пунктын азат иттеләр. Анда  узган елның августында эвакуацияләнергә өлгермәгән гражданнар калган иде.

Ярты ел дәвамында алар мондагы халыкны тоткын итеп тотканнар, аларны тере калкан кебек  кулланганнар һәм бернинди ярдәм күрсәтмәгәннәр. Украина хәрбиләренең аларны мыскыл итүләрен  һәм үтерүләрен десантчылар белән сөйләшүдә халык раслаган. Николаево-Дарьино авылында бары тик бер генә ират могҗиза белән исән калган. Халыкны тылга эвакуацияләгәннәр, анда аларга ярдәм күрсәтелгән һәм социаль ярдәм үзәкләренә җибәргәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре