Украина гаскәрләренең “Хортица” төркеме хәрбиләре Угледардан чыгуларын таныган. Бу хакта “ТАСС” яза.
“Югары командование, солдатларның гомерен һәм хәрби техниканы саклап калу максатында, подразделениеләрне Угледардан чыгаруга рөхсәт бирде”, – диелгән “Хортица”ның телеграм-каналында.
Моңа кадәр “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, Угледар шәһәрендә 430 нчы полк штурмовиклары Татарстан флагын күтәргән. Узган елның декабрендә махсус хәрби операция зонасында әлеге полк хәрбиләренә “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медальләре тапшырылган. Рөстәм Миңнеханов, хәрбиләргә рәхмәт белдереп, республикада яшәүчеләрнең алар белән горурлануын белдергән.
Угледар – Донецк халык республикасының шахтерлар шәһәре һәм Донецк дугасының иң мөһим төеннәреннән берсе. Хәрби эксперт Василий Дандыкин әйтүенчә, безнең хәрбиләр 2022 елның көзендә үк аны азат итмәкче булган, ләкин ул чагында Украина кораллы көчләре шәһәрне үз контролендә саклап калган. Украина хәрбиләре Курск өлкәсенә бәреп кергәннән соң хәлләр үзгәргән. Дошманның резервы Россия төбәгенә күчерелгәч, торак пунктны азат итү мөмкинлеге пәйда булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез