Газетага язылу

Украинадәге конфликт аркасында 266 мең кеше хәбәрсез югалган

Украинадагы конфликт белән бәйле рәвештә, Халыкара Кызыл Хач комитеты аша якыннары эзләнә торган хәбәрсез югалган кешеләр саны 266 меңгә җиткән. Бу хакта оешма хәбәр итте.

Мәгълүматларга караганда, исемлеккә конфликтның ике ягындагы хәрбиләр дә, тыныч халык та керә.

МКККның Украина һәм Россия арасындагы халыкара конфликтка бәйле Үзәк эзләү агентлыгы бюросы 2022 елның мартында Женевада эшли башлаган.

Оешма конфликт яклары арасында нейтраль арадашчы буларак эш итә, хәбәрсез югалган һәм гаиләләреннән аерылган кешеләр турында мәгълүмат җыя һәм системалаштыра, шулай ук аларның язмышы һәм кайда булуы турында мәгълүмат тапшыра.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре