- Бастрыкин тикшерү нәтиҗәләре турында җиткерергә кушкан.
Ленинград өлкәсе Всеволжск районының Кузьмоловск бистәсе мәктәбендә бер укытучы ни сәбәптәндер бер баланың башына суккан. Шуннан соң үсмергә медицина ярдәм таләп ителгән. Хастаханәдә табиблар малайның, җәрәхәтләнү сәбәпле, колак эче шешүен ачыклаган. Үсмернең үзе әйтүенчә, дәрес вакытында аның колагына укытучысы суккан. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып яза.
Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше кузгаткан. Комитет башлыгы Александр Бастрыкин тикшерүне үз контроленә алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез