Ул безнең берәү генә: Илһам Шакировка багышланган концерттан соң УЙЛАНУЛАР

Күптән түгел Арчаның педагогия көллиятендә Татар дәүләт филармониясенең яшь артистлары концертын карадым. «Илһамлы яшьлек» дип атала иде ул. Чын мәгънәсендә илһамландырды, уйландырды бу концерт. Яшьләрдә мәшһүребез Илһам Шакировның дәвамын сиздем. Кызык хәл, әйеме: «Илһам Шакиров» дисәң, кем турында сүз барганы шунда ук аңлашыла, җырчы икәнен әйтеп торасы да, исем-дәрәҗәләрен санап чыгасы да  юк.

Халык күңеленә бик тирән кереп урнашты аның рухы, аның исеме. «Шакиров» фамилияле татар гаиләләрендә ир бала туса, аңа «Илһам» дигән исем кушу гадәти хәлгә әйләнде. Арчада да бар ул Илһам Шакировлар, хәтта туган авылым Субаш-Атыда да бар.

Туган авыл дигәннән, безнең авылга килгәне бар иде Илһам абыйның. Балалар йорты клубында җырлады ул. Без әле малай-шалай, ә Илһам Шакиров җырлы гомерен башлаган яшь егет иде. Әмма «Илһам Шакиров килә икән» дигән хәбәр чыгуга, бөтен авыл гөжли башлады. Ә концерт көнне Балалар йорты клубы халыкны сыйдыра алмады. Иң истә калганы шул: Илһам абый соры төстәрәк свитер киеп җырлаган иде һәм без – бала-чага: «Кәчтүм алырга да акчасы юк микәнни...» – дип пышылдаштык. Чөнки безнең уебызча, атаклы җырчы ак күлмәк, галстуктан һәм әйбәт кәчтүмнән булырга тиеш иде. Аннан соң Илһам абыйның ниндидер биек тау турында җырлаганы истә калды. «Ниндидер» дим, чөнки, без «Урал» дигән җирнең дә, Урал тауларының да кайда икәнен дә белми идек. Инде менә еллар узгач, әлеге җырның «Менәргә иде Урал тауларына» дип аталуын, сүзләрен Гөлшат Зәйнашева, музыкасын Мансур Мозаффаров язганын һәм бу җырны Илһам абыйга композитор үзе тәкъдим иткәнне белдем. Димәк, Илһам абый аны беренче башкаручы да булган. Урал тауларының никадәр зурлыгын, «киң илемне нурга күмеп таңнар атканын» бары тик Илһам Шакиров тавышы белән генә күреп-аңлатып буладыр дип уйладым. Кайдан килгән аңа шундый иркен тавыш, моң?

Моннан күп еллар элек Илһам абыйның бертуганы Зәйнәп апа белән сөйләшеп утырган идек. Аның Илһаметдиннең балачагы, үсмер еллары турында сөйләгән гыйбрәтләрен бүген дә хәтерлим. «Безнең өй урман кырыенда гына иде. Энем туганда ук моңлы бала булып тугандыр инде, урманга кереп китеп, каеннар арасында, агач башларына  менеп җырлады», – дигән иде ул.

– Ни өчен агач башларына менде икән? – дип сорагач: «Тавышым ераккарак китәр дип уйлагандыр», – дип елмайган иде Зәйнәп апа. Их, Зәйнәп апа, энең Илһаметдиннең тавышы кайларга гына барып җитмәде инде. Аны татар яшәгән бөтен җирдә беләләр, ә Җир шарында татар яшәмәгән урын юк диярлек. Арчадагы концертны алып баручы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та: «Татар бөтен халыклар күңелендә Тукай, Илһам булып саклана», – дигән иде. Милләтне, рухыбызны саклаучы шәхесләр турында әнә шулай бик гади һәм бик мәгънәле итеп әйтте дә бирде ул.

Бөек җырчыбызның туксан еллыгы уңаеннан башланып киткән Илһамлы сәфәр дәвамлы булачак. Сәфәрне оештыручыларның берсе Хәйдәр Сафинга рәхмәт. Телефоннан шалтыратып, концертка чакырмаса, мин татар җыр сәнгатенең киләчәге булган талантлы яшьләрне бер сәхнәдә күреп рухлана, шатлана, күңелле уйларга чума алмас идем. Казан дәүләт консерваториясе студенты Миләүшә Миңнушина башкаруында Латыйф Хәмидинең «Казах вальсы»н авыз ачып тыңлаган идем һәм авызым концерт тәмамланганчы ябылмады да бугай. Миләүшә белән Булат Закиров «Сарман вальсы»н да башкардылар. Сарман егетләре Дамир Гарифуллин һәм Валерий Әхмәтшин язган бу җырны тамашачы иң беренче булып Илһам Шакировтан ишетте.

Ул беренче мәртәбә башкарып, халык күңелендә мәңгелек урын алган җырлар бихисап. Аларны исемләп санап тормыйбыз, телебезгә «Илһам Шакиров җырлаган җыр» дигән сүзләр килеп кергән икән, димәк, аның һәр җыры өлге, үрнәк булган.

Арча сәхнәсендә Илһам абый репертуарыннан шактый җырлар яңгырады, әмма яшьләр кумирларына иярергә, аңа охшатып башкарырга тырышмадылар. Һәм моның кирәге дә юк иде. Беренчедән, ул җырларны Илһам Шакиров дәрәҗәсендә башкарып булмый, чөнки ул – кабатланмас җырчы, ул берәү генә. Икенчедән, филармония оештырган бу концертларның максаты – татар күңелендә Илһам моңын, ягъни татар моңын яшәтү, буыннан-буынга сеңдереп бару.

Көллияттә узган концертның тамашачылары шунда укучы яшьләр иде. Алар Асылъяр, Алмас Хөсәенов, Зәринә Хәсәншина, Салават Шәфыйков кебек талантларны тыңлап сокландылар. Концертта алган хисләрен дуслары, якыннары белән дә уртаклашырлар, татар җыр сәнгатендә легендага әверелгән Илһам абыйларын да телгә алырлар.

Ә бит телдән-телгә күчү гасырлар буе дәвам итә ала. «Илһамлы яшьлек» концертлары бәлки әле Татарстан белән генә чикләнмәс, талантлы яшьләр читтә яшәүче милләттәшләребез алдында да чыгыш ясар.

Фотоларда: Миләүшә Миңнушина белән Булат Закиров; Зәринә Хәсәншина; «Илһамлы яшьләр».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре