Соңгы көннәрдә кар-бураннар дуласа, салкын җилләр иссә дә, күңелнең бер почмагы 1 Май җитә дип, ничектер җилкенеп ала. Элекке кебек диясе килә бу урында. Балачак, яшьлеккә бәйле булганга, күңелгә шулай иң матур бәйрәм булып кереп калганмы ул, әллә чыннан да шундый булганмы, әллә яшәү рәвешебез, тормышны кабул итүебез башкача булганмы? Моңа инде бүген җавап биреп булмыйдыр. Еракта калган яшьлекне сагыну гына түгел бит ул, бәйрәмнәр дип тә ис китми кебек. Әмма 1 Майның – ул чактагы 1 Майның (без аны баш хәрефтән яза идек!) «тәм»е, яме дә башкача иде.
Хәзер инде бәйрәмнәргә кытлык юк бит, көн дә бер генә түгел, берничә бәйрәм, диярсез. Әйе, нәкъ шулай. Календарьда кызыл белән куелганнары да, төссез генә язылганнары да байтак. Алай гына да түгел, артык күп. Әмма килешәсездер, андый бәйрәмнәр арткан саен, «бәйрәм» сүзенең дә, бәйрәмнең үзенең дә кадере, кыйммәте кими бара. Кайчакта, ул бәйрәмнәрне махсус уйлап чыгаручылар бармы икән әллә, дип куясың. Ә бит кемнәргәдер мондый яңалыклар да ошый: социаль челтәрләрдә берсен берсе әнә шул тузга язмаган бәйрәмнәр белән дә котлаучылар күп. Миңа калса, бәйрәм булгач инде ул, шушы исемгә лаек булырга, һәркем көтеп алырлыкка әйләнергә тиештер. Ярый әле шушы таләпкә җавап бирерлек, бөтен кешене дә «уята» алырлык Гает бәйрәмнәребез, балалар көтеп ала торган Сабан туйларыбыз, Яңа елларыбыз бар. 23 Февраль, 8 Март алларыннан хәйран гына җанланып алабыз. Игътибар итсәк, без бит әле дә еллар дәвамында үзгәрешсез калган бәйрәмнәрне күбрәк үз итәбез икән!
Күңел үзеннән-үзе үткән гасыр урталарына чигенә. Ул елларда календарьда кызыл итеп язылган бәйрәмнәр бармак белән генә санарлык һәм аларны бөтен мәктәп баласы да яттан белә (шул ук вакытта өлкәннәр дә), барыбыз да яратып, сагынып көтә идек. Әлеге бәйрәмнәргә алдан ук күтәренке рух салына, шуңадырмы алар илкүләм бәйрәмгә әйләнә иде. Бүген мондыйлар исемлегендә 9 Май гына калды шикелле. Шөкер, әлеге көннең кыйммәтен бер чорда каралтырга, киметергә тырышсалар да, ул бүгенгәчә «иң-иң» дигән статусын саклап кала алды. Теләгәндә бәйрәм рухы бирә алабыз. Җиңү бәйрәменә әзерлек масштаблары моны ел саен раслап килә.
Менә бу көннәрдә дә өлкән, урта буын кешеләре күңелендә иң якты, иң зур, иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе буларак сакланып калган Беренче Майны каршы алабыз. Кызганычка, бу бәйрәм алдыннан инде теге еллардагы җанлылык сизелми. «Беренче Май өндәмәләре» астына берләшеп, әлеге бәйрәмнең чыннан да Тынычлык, Хезмәт, Май бәйрәме булуына ышанып үстек шул без. Өлкәнрәкләр әле бу көнне безнеке кебек кечкенә авылларда да демонстрацияләр үтүен хәтерли. Кечерәк чакта үзебез дә тынычлык күгәрченнәре ясый (һәм шуның белән тынычлыкны ныгытуга өлеш кертәбез дип ышанып!), бу көнгә дип атап, алдан ук өйгә тал, сирень ботакларын алып кереп, суга утыртып яшелләндерә, аларны кәнфит кәгазеннән үзебез ясаган аллы-гөлле чәчәкләр белән бизи идек... Ә открыткалар... Бу бәйрәмдә дә алар, алда саналган «чын» бәйрәмнәрдәге кебек үк ишелеп килә иде. Мөгаен, менә шушы теләкләр язылган открыткалар ул чакта һәр йортка бәйрәм рухы алып килгәндер. Бүгенге кебек затлы открыткалар булмаса да, аларны барлык туганнарга, дусларга, сыйныфташларга, укытучыларга укый-яза белә башлаганнан бирү мәҗбүри кебек иде. Шулай тиеш кебек кабул ителгән рәхәтлек иде ул. Юк, без аларны авырсынып түгел, яратып яздык. Аларны хат ташучылардан сайлый-сайлый сатып алганда, язганда бер рәхәтлек кичерсәң, үзең нәкъ шул санда открыткалар алганда тагын бер канатланасың. Әле күңелеңнән әллә ничә кат, кем дә булса онытылып калмадымы икән, дип барлыйсың...
Бүген инде әлеге өч, биш тиенлек открыткаларның бик азы гына исән. Әмма аларны кулга алуга, шул чорның күтәренкелеге кире кайткандай була. Менә әле дә шул кичерешләр күңел аша үткәндәй булды.
Әлеге көннең тагын бер үзгәлеге авыл кешесе өчен 1 Май көнендә һәр гаиләнең үзенең бәйрәм «графигы» иде. Гадәттә ул күмәк эшкә бәйле була. Бездә, мәсәлән, 30 апрельдә өй астыннан бәрәңге чыгарасы, 1 майда өй юасы иде. Әле еш кына ул көнне яңгыр ява. Уен-көлкеле күршебез Рәшит абый: «Быел яңгыр яумады, өй юмадыгызмы әллә?» – дип сорый иде. Бүгенгә кадәр сакланып калган бердәнбер «бәйрәм авазы» – ял көннәре (элеккедән күбрәк) һәм әнә шул күмәк эшләрдер инде. Туганнарны төп нигезгә җыю, бергәләшеп нәрсәдер эшләү, бәйрәм итү дә начар гадәт түгел. Тик барыбер элекке төсмерләр җитми инде хәзер. Тукаебыз язганча: «Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!» – дигән үзгә хисләр кичермибез. Вакыты ул түгел дип, соңгы елларда илдә булган борчулы-хәвефле хәлләрне сәбәп итәсе дә килми. Аңа кадәр үк инде күңелдә ул рух юк иде. Бәлки, киресенчә, соңгы вазгыять безгә тынычлыкның үзе зур бәйрәм икәнен аңлаткандыр, аңлатыр. 1 Май бәйрәменең асылы да – тынычлык лабаса. Һәр йортка, һәр күңелгә, һәр кешегә, гомумән, илгә-кешелеккә тынычлык алып килсә иде. Хезмәт һәм ял бәйрәме генә түгел, Тынычлык, Хезмәт, Май бәйрәме буларак җанга якынрак ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез