Ураза 29 көн дәвам итәчәк, уразаның соңгы көне 19 мартта булачак.
Икенче көнне, 20 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр, бу көн республика халкы ял итәчәк.
Ураза вакытында мөселманнар таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашаудан һәм су эчүдән тыелып торалар. Изге Рамазан аенда ир-атлар мәчетләргә таравих намазына йөриләр.
Рамазан аенда Коръән укырга, күбрәк гыйбадәт кылырга, изге гамәлләр кылырга киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез