Саба районының Урта Саба авылында «Сәламәтлек» илкүләм Милли проекты кысаларында яңа модульле ФАП сафка басты.
- Бүгенге көндә Урта Сабада 115 кеше яши, шуларның 33 е пенсия яшендә, бер яше тулмаган ике сабыебыз бар. Фельдшер-акушерлык пунктында халык сәламәтлеген кайгыртуга барлык мөмкинлекләр бар. Шулай ук бездә диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүләре узарга, анализлар тапшырырга мөмкин булачак. Халыкны биредә көтеп калабыз. Игелекле бина булсын, – ди фельдшер-акушерлык пункты мөдире Лилия Харисова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез