Уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләрен раслаганнар

Россиядә уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләрен раслаганнар. Алар 1 сентябрьдән үз көченә керә, дип яза “РИА Новости”.

Шулай итеп, көздән башлап, эштән киткәндә бирелә торган пособие һәм чираттагы ялга киткәндә бирелә торган “отпускной” күләме көнлек уртача эш хакын айдагы эш көннәре санына тапкырлап исәпләячәкләр.

“Эштән киткәндә бирелә торган пособие һәм чираттагы ялга киткәндә бирелә торган “отпускной” күләмен исәпләү өчен айлык уртача хезмәт хакы бер көнлек уртача хезмәт хакын елның бер аена туры килүче эш көннәренең уртача санына тапкырлау юлы белән билгеләнә”, – диелгән Хөкүмәт боерыгында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре