Усманов газ килешүләрен яңартуны газ оешмасына бармыйча гына хәл итү яклы булуын әйтте

Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта “Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне яңарту мәсьәләсенә ачыклык кертте.

“Вакыт-вакыт кулдагы килешүләрне яңарту ихтыяҗы туа. Бу очракта да шулай. Безнең 1,6 миллион абунәчебез бар. Аларга газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне яңарту өчен катгый чикләр куймыйбыз. Чөнки беренче мәлдә моңа бәйле ыгы-зыгы да килеп чыкты. Без үзебез дә бу эшне газ оешмасына бармыйча гына хәл итү яклы. Әмма Хөкүмәт карарында килешү кәгазьдә булырга, аңа имза куелырга тиеш дип язылган”, – диде Рөстәм Усманов.

Билгеле булганча, 2023 елда ил күләмендә “Газ белән тәэмин итү турында”гы федераль законга һәм РФ Торак кодексына төзәтмәләр үз көченә керде. Аның нигезендә, газ челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү, шул исәптән, фатир һәм йортлардагы газ плитәләрен, казаннарны һәм газ мичләрен ремонтлау белән чимал җибәрүче оешма гына, ягъни “Газпром трансгаз Казан” гына шөгыльләнә ала. Тик моның өчен оешма белән килешү төзергә яки булганын яңартырга кирәк.

Рөстәм Усманов әйтүенчә, килешүнең куллану вакыты чыга икән, аны һичшиксез яңартырга кирәк. “Халыкның хәлен аңлап, аларга озын-озак чиратларда утырырга туры килмәсен өчен, өстәмә шартлар да тудырдык. Бөтен уңайлыклар була торып та, килешүне яңартмыйлар икән, газны өзү турында кисәтү җибәрергә туры киләчәк. Бүген абунәчеләребезнең барысы да диярлек килешүләрен яңартып бетерде инде”, – диде Рөстәм Усманов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре