Утырткан саен арта: Татарстанда 1 миллион агач үстентесе утыртырга ниятлиләр

Октябрьдә Татарстанда 1 миллион агач үстентесе утыртырга ниятлиләр. Республикада «Урманны саклыйк» илкүләм акциясенә 25 мең кеше кушылыр дип көтелә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы канаты астында 15 ел эчендә 10 мең гектар мәйданда 38 миллион үсенте утыртканнар. Бу эштә 670 мең кеше катнашкан. Министрлар Кабинетында узган брифингта урман үстерү һәм аны саклау турында сөйләштеләр.

Татарстанда ел башыннан «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына карый торган «Татарстанда урманнарны саклау» яңа төбәк проекты эшли башлады. Ул урман-суларны сакларга, яңа үсентеләр утыртырга һәм янгыннарны булдырмаска ярдәм итәчәк. Бу максатларда федераль бюджеттан 111,8 миллион сум акча бирелгән. Төбәк проекты 3 юнәлештә эшләүне күз алдында тота.

– Болар – сыйфатлы урман торгызу, урманнарны янгыннан саклау һәм урман фонды мәйданнарын арттыру. Шулай ук урман булдыру өчен орлык запасларын арттыру, киселгән агачлар урынына яңаларын утыртуны да максат итеп куябыз, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Янгыннарны булдырмау буенча күп эшләр башкарыла. Техника паркын яңартабыз, янгыннарга каршы аңлату эшләре алып барабыз. Безнең бурыч – урман янгыннарын сүндерү генә түгел, ә аларны булдырмый калу.

Быел яз иртә килеп, урманчыларны куркытса да, җәен эссе көннәр белән явым-төшем чиратлашып торды. Ел башыннан Татарстанда урман фонды белән чиктәш җирләрдә барлыгы 583 термик нокта һәм 378 яну очрагы теркәлгән. Шөкер, урманда янгын очраклары теркәлмәде.
– Күпләр, көзен янгын куркынычы кими, дип уйлый, ләкин бу алай түгел. Көз җәйдән дә куркынычрак булырга мөмкин. Корыган яфрак һәм үлән, җиләс һава ут чыгу куркынычын арттыра. Урманга гөмбә җыярга баручылар да сак булсын иде. Әлегә Татарстанда янгын куркынычы саклана. Сезонны октябрь уртасыннан да иртәрәк япмаячакбыз, – диде министр.
Быел республикада 2800 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Шуның 1600 гектары – «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты кысасында утыртылган.
– Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм әрәм булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте 100 процентка җитте. Тулаем алганда, Татарстанда урманнарны яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 4702 гектар тәшкил итә, – дип, башкарган эшләренә хисап тота Равил Кузюров.
Инде күп тапкырлар республикада яшеллекнең 17,5 процентны тәшкил итүен язсак та, бүгенге очрашуда министр башка саннар әйтеп сөендерде. Бездә урман фонды җирләренә кертәсе 2,5 мең гектар мәйданда агачлар үсә икән. Шуларны исәпкә алсак, 19,5 процент күрсәткеченә җитәчәкбез. Урманчылар алдында быелгы көзгә төп бурыч – 2,5 мең гектар мәйданлы урман культураларын хуҗалык өчен кыйммәтле токымнар категориясенә күчерү тора.
– Утыртыйм, дисәң дә, быел орлык җитәрлек булды. Республикада бу проблема һәрвакыт күз уңында. Уңыш бик сөендермәгән ел өчен Саба орлыкчылык-селекция үзәгендә запас орлыклар саклана. Шөкер, ел башыннан 4 310 килограмм орлык җыелды, – ди министр.
Утырту, үстерү, уттан саклау янәшәсендә урманнарның чисталыгын да күз уңында тотарга кирәк. Бу уңайдан республикада язын һәм көзен «Татарстанның чиста урманнары» акциясе уза. Көзге өмә ноябрьгә кадәр булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре