"Утызынчы елларның ГУЛАГын менә шундыйлар тудырды инде..."

Язмада аерым бер тип кешеләр турында сөйләшергә телим. Тормыш тәҗрибәсенә таянам.

Беренче персонаж – теш табибы, Арчада эшли. Район үзәгендә ничә стоматолог бар икәнен белмим, әмма берсе – үз эшенең остасы, чын профессионал. Аның белән бер танышкач, үзем дә гел шуңа йөрдем, балаларны да алып бардым. Баланы дәвалаганда, ул бик итагатьле итеп синең белән төрле темаларга сөйләшә, соравың булса, бер дә иренми җавап бирә. Ләкин бер читенлеге бар: аңа керү өчен, һәрвакыт чират торасың. Бер көнне, теш сызлаганда, чиратның шактый озак барасын аңлагач, көтеп торучыларга башка табибка барырга теләвемне әйттем. Шунда ук адрес бирделәр: үзәктә шулай ук хосусый практика белән шөгыльләнүче стоматолог бар, аңа беркайчан да чират булмый, диделәр. Менә дигән антиреклама, ләкин киттем табибка.

Кабинетка килеп керүгә, ак халатны таныдым. Элек ул дәүләт поликлиникасында эшли иде. Бюджетта эшләүче стоматологлар, теш алганда, ул чакта Россиядә җитештерелгән препарат кулланалар. Сыйфаты түбән, авыртуны басмый диярлек. Шуңа күрә аптекадан чит ил уколын үзебез алып киләбез. Кыйммәтлерәк булса да, бәясе үзенә торырлык. Әмма миңа үзем алып килгән уколның рәхәтен күрергә насыйп булмады. Табиб сиздерми генә ампуладан бюджет даруын суырткан. Моны тешне ала башлагач аңладым. Тешнең бөтен казнасын суыралар дип торам. Дәгъва белдереп тормадым инде. Теш суырылган, эш үткән иде. Хосусый кабинеттагы табиб – шул кыек куллы адәм. Шуңа карамастан кәнәфигә барып утырдым. Миңа күтәрелеп карауга, стоматолог авызыннан сәер сүз чыкты: «О, террорчы килгәнмени...» Ул чакта әле сакаллы кешеләр аз очрый, һәм озын сакал йөрткән безләр турында кешеләр шундый бәяне я кычкырып әйтәләр, я эчтән генә уйлап куялар. Полиция хезмәткәрләре белән дә мәзәк хәлләргә тарыйсың. Күнегәсең шуңа күрә, ачу килми, елмаясың гына. Хәзер вазгыять үзгәрде инде. Күптән «террорчы» ярлыгы такканнары юк. Табиб сүзләренең хата икәнен төшенде, чөнки бердәнбер клиентың торып чыгып китсә, ипилек акчаны ничек эшлисең? Җиңелчә генә гафу үтенгән кебек итте. Мин дә ягымлы гына итеп аңа ликбез үткәреп алдым. Авызны ачып карагач, ак халат бөтенләй мөлаем кешегә әйләнде, чөнки дәвалыйсы тешләр байтак, клиент кыйммәтле. Әле аңа протез да кирәк булачак. Тешне суырганчы, соңгысына үзенең прейскурантларын да әйтеп өлгерде. Бүтән аяк басмадым ул кабинетка.

Тагын бер персонаж моннан күп еллар элек автобуста очрады. Кышкы караңгы иртәдә автобуска портреты ук ни белән чирләвен аңлатып торган бер адәм килеп керде. Бер урында озак утыра алмады, күчеп китте. Кеше аз, буш урыннар күп иде. Элекке урында аның арткы кесәсеннән мул гына булып кәгазь акчалар коелып калды. Үзе сизмәде, башкалар күрмәдеме, беркем берни эндәшмәде. Бераз көткәч, кычкырып, аңа акчасы төшеп калуын әйттем. Кәгазьләрен барып алды, йөзе көләчләнде, авыздан: «Мир не без добрых людей», – дигән затлы сүзләр чыкты һәм… агай лап итеп янга килеп утырды. Менә монысы бер дә кирәкми иде, билгеле, чөнки яңа таныш тик кенә утырып барырга теләми, фәлсәфә куерта. Авыздан ургылып көмешкә исе килә. Сөйләшергә теләмәвемне әйттем. Ләкин капчык бавы бер чишелгәч, фәлсәфә коелып кына тора, туктату кыен агайны. Катырак итеп, үземнең исерекләр белән әңгәмәдәш булырга яратмавымны аңлатырга туры килде. Агайның авызы зур булып ачылды, йөзенә нәфрәт ташкыны бәреп чыкты һәм, «хайван» дигән кыска гына бәя биреп, янымнан күчеп китте.

Соңгы каһарман – күптәнге таныш. Якын кешеләрдән булмасак та, аның миңа ике-өч тапкыр киңәш сорап шалтыратканы бар, «ВК»да дуслар да. Безнең танышлык социаль челтәр танышлыгыннан печтек кенә югарырак ләкин. Шул югарылыкны персонажым үзенә минем белән иркенрәк тоту мөмкинлеге бирә дип саный. «ВК» мессенджерында аннан беренче хәбәр нәкъ өч ел элек килгән икән. Егетне уңышсызлыклар эзәрлекли башлаган һәм шуларда ул үзен түгел, башкаларны гаепли. Ярым-йорты гына булса да, гаеп миндә дә бар дип саный. Үтенеч рәвешендә бер таләп куя. Аныңча, мин ярты ел аның таләбенә буйсынсам, аңа аяк чалучылар, гаепләрен аңлап, тезләнеп киләчәк.  Шуңа күрә, җылы итеп, «Рәшит туган» дип эндәшә. Ни кан кардәшлеге, ни рухи кардәшлек юк арада. Җылы итеп эндәшкән кешегә ни дисең?! Яхшы җавап бирәсең, әлбәттә. Аның үтенече бик гаҗәпләндерде гаҗәпләндерүен, андый ук мескен кешедер дип уйламаган идем. Күңелдә бик ямьсез тәэсир туса да, үтенечен канәгатьләндерергә вәгъдә бирәм. Моның өчен миңа берни дә үзгәртергә кирәкми, элекке тормышны дәвам итү дә җитә. Ләкин проблемасы хәл ителми «дус»ның, арба урынында кала. Егет үзен альтернатив фикер иясе, хакыйкать тарафдары дип белә. Уңышсызлыкларын шуннан күрә. Аның фикерләрен аз гына да уртаклашмасам да, бәхәсләшмим. Бер тапкыр аңа: «Гомумән, синең проблема миңа бәйле түгел дип уйлыйм», – дип әйткәнмен әйтүен. Соңгы көннәрдә аның фикеренә альтернатив фикер әйтеп карарга җөрьәт иттем. Менә шунда егетнең буасы ерылды. Альтернатив фикергә хокук үзендә генә дип белә бит инде. «Дуслык»тан шунда ук чыгып очтым. Мессенджерга «клоун һәм дини фанатик» дигән ярлык килеп төште. Өскә бер кочак пычрагын да ыргыткан. Миңа җавап бирү юлын бикләп куярга да онытмаган. Яңа «альтернатив фикер»ләр ишетүдән курка, димәк. Үзен демократия тарафдары дип санаучы «туган» бик тиз битлеген салды да ташлады. Гамил Афзалның бер шигыре бар иде андыйлар турында, сүзләре болайрак: «Патшаны тирги, тиранны кыса, демократ булудан туктый, тамагы туйса».

Бу өч типның уртаклыгын тойгансыздыр: алар ярлыкны бик җиңел тага. Утызынчы елларның ГУЛАГын менә шундыйлар тудырды инде. Икенче сыйфат: син кирәк булганда, алар синең белән ягымлы, кытыкларына тисәң, битлекне тиз салалар: яхшы кешедән хайванга, «туган»нан клоунга, дин фанатигына тиз әйләнәсең. Психологлар алар белән, бигрәк тә соңгы тип белән тезгенне кыска тотарга куша, югыйсә башыңа менеп атланачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре