«Үз гомеремдә... 39 машина оттым»

Бүләк алу рәхәт инде ул. Кайчак гомерендә бер әйбер отмаган кешегә бәхет елмая да куя. Бүген без машина отучыларны барладык. Аны кемдер сайлауда катнашып, тапшыруда җиңеп, мәйданда көрәшеп алса, озак еллар эшләгәне өчен тапшырылганы да бар. Зур бүләкнең бәрәкәте булдымы?

Флүдә Гардисламова (Актаныш районының Яңа Кормаш авылы):

– 2024 елның 17 мартында Россия Президентын сайларга барганда бер дә машина отармын төсле түгел иде. Кызык өчен дип кенә фотоны социаль челтәргә куйдык. Ә бәхет безгә елмайды. Ул вакытта икебезнең дә машинасы бар иде. Зур бүләкнең безгә чыкканын белгәч, әллә кемнәр шалтыратып котлады. Элек дус булып, инде элемтәләр югалган кешеләр интернеттан күреп, танып яздылар. Хәзер алар белән аралашып торабыз. Әллә кем түгел инде без. Гади укытучы белән МЧС хезмәткәре гаиләсе. Алайса кайберәүләр күңелне төшерә торган сүзләр дә язган иде. Андыйларны соңрак укымый да башладым. Машинаны сатабыз дип уйламадык та. Мондый бәхетне күргән кешеме соң без? Алданрак куллана башлаган машинаны сатып җибәрдек тә, откан машинада ирем йөри башлады. Кая барсак та, безне танып килеп эндәшәләр. Әле дә котлыйлар. Машина өчен 2025 елның 1 декабренә кадәр салым түлисебез бар. Аны гына түләрбез, яңа машина бәясе түгел бит инде. Форсаттан файдаланып сезгә рәхмәтемне җиткерәм. Машина отуга ук сез шалтыратып котлаган идегез.

Раил Нургалиев, көрәшче, Муса Җәлил турнирының 11 мәртәбә җиңүчесе:

Үз гомеремдә көрәшеп 39 машина оттым. Кайберләрендә бераз йөрдем дә, аннары сатып җибәрдем. Күбесен яңа килеш сатарга туры килде. Үз көчем белән, көрәшеп алган машиналарның файдасын күрдем. Әлегә узган ел Казан Сабан туенда алган машинамда йөрим. Милли көрәш белән шөгыльләнүемә 30 ел булды. Шуңа да мин туктарга булдым. Әмма әле Сабан туйларда көрәшермен дип уйлыйм. Милли көрәш – татар халкының йөзек кашы. Көрәшне алга таба үстерергә, яшьләрне дә шуңа тартырга кирәк. Ә аларны үсендерү өчен бүләк саллы булырга тиеш. Көрәшеп, машина алдың, дигәч тә, ул бит бушка дигән сүз түгел. Аның өчен күп еллар көч түгәсе.

Ләбиб Лерон, язучы, журналист:

– «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында бара торган «Башваткыч» тапшыруында катнашып машина откан беренче кеше булдым. 2011 елның 26 декабре иде ул. Машиналы булуыма ышанмадылар да. Кайберәүләр, башта алып чыккан, аннары кире керткән икән, дигән сүз дә ишеттерделәр. Ул чакта минем чит ил машинам бар иде. «Отканын нишләтергә икән?» – дип баш ваттым. Салымын түләргә кирәк Аны исәпләтеп карадым. 85 мең сум иде ул. Гаиләм белән уйлаштык та, сатарга булдык. Акчасын кызларыма да бүлеп бирдем. Үзебезгә 150 мең сумы калды. Шуңа фатирда ремонт ясаттык. Бик яхшы булды ул.

Габелбәр Ризванов, «ВТ»ның иң тәҗрибәле журналисты:

– Миңа машинаны күпьеллык хезмәтем өчен 2018 елда «Бәллүр каләм» бәйгесендә бүләк итеп бирделәр. Үземнеке искергән чак иде. Вакытында саллы бүләк алдым. Шөкер, әле дә шунда йөрим. Минеке олыларча инде, үз көемә, әкрен генә барасы җиремә барам. Җитәкчеләргә гел рәхмәт укыйм. Машинаның игелен күрәм. Аллага шөкер, әлегә кадәр ватылганы булмады. Берәрсен каядыр илтәсе булса, рәхәтләнеп алып барам. Кешеләр рәхмәт укый. Ә юлда йөргәндә рәхмәт бик кирәк.

Алмаз Әсхәдуллин (Балтач районының Арбор авылы):

– Бертуган энем 2019 елда «Манзара» бәйгесендә уздырылган лотереяда машина отты. Ә мин Казаннан машина сатып алып кайтканда авариягә очрадым. Каршыма килеп чыккан йөртүчене кызганып, судка да бирмәдем, акча да сорамадым. Үзем исән-сау калганга сөендем. Машина алырга акчам җитмәгәч, кредит та рәсмиләштергән идем. Менә шул вакытта энем откан бүләген миңа бирде. Авыр чакта әнә шулай бик булышты. Йөреп торырга машина булгач, кредитны тиз түләдем. Әле дә шул энем биргән машинада йөрим. Аңа гел рәхмәт укыйм. Әти белән әни безне дөрес тәрбияләгәннәр. Тату-дус яшибез, бер-беребезгә ярдәм итәргә генә торабыз. Икебез дә өйләнгән. Энем Биектау районында йорт салып чыкты, мин авылда яшим. Киң күңелне туганнарыгыз булсын!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре