Үзәк Банк ни өчен ноябрьдә сум курсының түбәнгә “очуын” аңлаткан

Ноябрьдә банкларга санкцияләр кертелү аркасында сум курсы түбәнгә “очкан”. Үзәк Банк финанс базарлары күзәтүендә бу хәлне шулайрак аңлаткан.

“Банкларга карата кертелгән санкцияләр, халыкара исәп-хисапларда һәм экспорттан акча керү срокларында чагылыш табып, ноябрь аенда эре экспортерлар ягыннан чит ил валютасында сатуны 23 процентка киметүгә китергән. Шул сәбәпле ноябрь ахырында сум курсы түбәнәйгән”, – диелгән күзәтүдә.
Үзәк Банкта билгеләп үтелгәнчә, финас базарында катнашучыларның килеп туган хәлгә җайлашуына карап, валюта курсы кими башлаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре