Узган атнада 2027 елда төзекләндереләчәк урыннар өчен бөтен Россия күләмендә онлайн тавыш бирү башланды. Ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
– Татарстанда әлеге эшне республикада яшәүчеләр белән бергәләп башкару тәҗрибәсе 2015 елдан бирле гамәлдә. Нәкъ менә Татарстан уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль программага башлангыч бирде дә инде. Үз вакытында республика тәҗрибәсен Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгында югары бәяләделәр һәм аны ил күләмендә җәелдерергә тәкъдим иттеләр, – диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
2015–2025 елларда республиканың барлык районнарында, шулай ук, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 441 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. Бу эшкә 29 миллиард сумга якын акча тотылган. Шул исәптән 14 миллиард сумы – федераль бюджеттан. 2026 елда Татарстанда федераль проект кысасында 51 объектта 2,5 миллиард сумлык эш башкарылачак.
Марат Айзатуллин әйтүенчә, республика ел саен уңайлы шәһәр мохитен булдыру бөтенроссия бәйгесендә катнаша. «Сигез ел эчендә федераль бюджеттан барлыгы 55 проектка акча бүлеп бирелде. Аларның 42 сендә эш бетте инде, калган 13 ен быел төгәлләргә ниятлибез», – диде министр.
Киләсе елга билгеләнгән эшкә күчсәк, онлайн тавыш бирүдә республикадагы 178 җәмәгать урыны катнаша. «Бу – республиканың барлык районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә урнашкан парклар, скверлар һәм яр буйлары, – диде Марат Айзатуллин. – Татарстандагы кайсы парк яки яр буен яңартырга кирәк икәнен хәл итүдә Россия гражданины булган һәм 14 яше тулган һәркем катнаша ала. Бер кеше – бер тавыш».
Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада тавыш бирүдә 126 меңнән артык кеше катнашкан инде.
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Ногманова әйтүенчә, соңгы биш елда республикада яшәүчеләр арасында бөтенроссия тавыш бирүендә катнашучылар саны 2,5 тапкыр арткан.
– 2021 елда бу эштә 170 мең кеше катнашса, былтыр 416 меңнән артык тавыш теркәлгән. Быел да Татарстанда яшәүчеләр тавыш бирүгә зур кызыксыну күрсәтер, дип өметләнәбез, – диде ул.
Быел тавыш бирү тәртибенә бәйле үзгәрешләр дә бар. «Узган елларда моны Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләсәк, хәзер илкүләм Дәүләт хезмәтләре порталының кире элемтә платформасы, «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы яки волонтерлар аша тавыш бирергә мөмкин», – диде Наилә Ногманова.
Ул парклар һәм скверларда, шулай ук зур чаралар вакытында һәм спорт мәйданчыкларында яныгызга килеп, тавыш бирергә тәкъдим иткән волонтерлардан куркып калмаска да киңәш итте.
– Аларны зәңгәрсу яки зәңгәр төстәге футболкаларыннан танып булачак. Киемнәрендә проект исеме дә язылган. Волонтер ике ысул белән тавыш бирергә тәкъдим итәргә мөмкин. Беренчесе – уникаль QR-код ярдәмендә. Бу очракта әлеге кодны кесә телефонына төшереп алган кеше сылтама аша Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына узачак һәм шунда үзенә ошаган урынны сайлаячак. Икенчесе – волонтер кулындагы җайланма аша. Бу очракта тавыш бирергә теләүче кешенең кесә телефонына смс-код киләчәк. Аны волонтерга әйтергә кирәк. Бер тапкыр тавыш биргәннән соң үз карарыңны кире үзгәртеп булмаячак, – дип сөйләде Наилә Ногманова.
Киләсе елда төзекләндерергә тәкъдим ителгән җәмәгать урыннарының күбесе Казанда урнашкан: барлыгы 24 объект. Аерым алганда, 2027 елда шәһәрнең Татарстан урамындагы скверда (анда Сара Садыйковага һәйкәл кую да каралган. – Ред.), Рихард Зорге урамындагы Дан скверында, Волгоград урамындагы бульварда төзелеш эшләре башланырга мөмкин. Чаллы халкы 6 объект арасыннан сайлаячак. Шул исәптән, Фикрәт Табеев исемендәге яр буеның бишенче, соңгы өлеше өчен дә тавыш бирергә мөмкин. Әлмәттән 7 урын дәгъва кыла. Алар арасында шәһәр хастаханә шәһәрчеге территориясе дә бар. Әйтүләренә караганда, эш көннәрендә анда 2 меңләп кеше йөри. «Тавыш бирү нәтиҗәсендә һәр районнан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән берәр җиңүче ачыкланачак», – диде Наилә Ногманова. 45 җиңүчене сайлап аласы гына калды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез