«Узган ел Татарстан авылларында урнашкан 30 почта бүлекчәсен ремонтладык. Шул исәптән, 15е республика бюджеты хисабына төзекләндерелде», – диде ул. Министр әйтүенчә, Татарстанда тагын 480 почта бүлекчәсен яңартырга кирәк. «Быел 100 почта бүлекчәсен төзекләндерү күздә тотыла», – диде Илья Начвин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез