Узган ел Татарстанда 35 меңнән артык бала туган

2024 елда Татарстанда 35 557 сабый дөньяга аваз салган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте карамагындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова идарәнең коллегия утырышында хәбәр итте.

«2024 елда туган балалар саны буенча Татарстан – Идел буе федераль округында беренче урында», – диде ул.

Әмма, Эльвира Әхмәтова билгеләп үтүенчә, бу сан 2023 ел белән чагыштырганда 3,3 процентка кимрәк. 2023 елда Татарстанда 37 меңгә якын сабый туган булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре