Вадим Захаров «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» җырын башка җырламаячак?!

Күптән түгел бик күп популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган артисты Айдар Тимербаевның аккаунтында чыккан видео күпләрне гаҗәпкә калдырды. Анда ул “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” дигән җырын башкарырга җырчы тәкъдим итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Күп кенә язылучылар бу җырны Татарстанның халкы артисты Вадим Захаровтан да матуррак җырлаучы булмас дип язган.

Ни өчен Руслан Чернов белән Айдар Тимербаев җырны башка кешегә бирергә уйлаган? Бу җырны Вадим башка җырламаячакмы? Ачыклык кертергә дип аларга шалтыраттык:
– Ул җырны миңа Руслан алып килде. Вадим өчен көй язып бир әле диде. Акчасын да ул түләде. Ул җыр тулысы белән Руслан Черновныкы, – ди Айдар Тимербаев.

Руслан Чернов исә, Вадим Захаровның 10 нан артык җырлары минеке, ди. “Бер җырны да сатып бирмәдем”, – диде.

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров исә, бу хәбәрне күргәч, аптырап калган:
– Мин дә сезнең кебек хәбәрне социаль челтәр аша белдем. Әлегә "Көттермәсәк иде әнкәйләрне" җырын җырлама диюче булмады. Җыр яшәргә тиеш - авторлар шулай тели икән - башкалар да җырласын, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре