Валентина Матвиенко татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлады

27 апрельдә безнең илдә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелә. Татарстан Дәүләт Советы депутатларын, республика халкын әлеге бәйрәм белән Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котлады. Россия парламентының югары палатасы спикеры Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына телеграмма юллады.

Валентина Матвиенко ассызыклаганча, Россиянең истәлекле даталары арасында парламентарийларның һөнәри бәйрәме барлыкка килү илебез закон чыгаручыларының дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан хөрмәт һәм казанышларын тану билгесе булды.

"Тарихи традицияләргә таянып һәм илебезнең уникаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, чит ил тәҗрибәсен өйрәнү заманча федераль һәм төбәк законнарын булдырырга мөмкинлек бирде, - диелә телеграммада. - Россия Федерациясе сенаторлары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм төбәк закон чыгаручылары эшчәнлеген даими координацияләү аларның гражданнарыбыз файдасына нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә. Без Россия Федераль Җыены каршындагы РФ Закон чыгаручылар советы мәйданчыгында конструктив хезмәттәшлек алып барабыз, ил субъектлары көннәре кысаларында Яшьләр парламентлары системасы аша актив егетләрне һәм кызларны дәүләт бурычларын хәл итүгә җәлеп итәбез».

Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, ил парламентарийлары өчен вакыйгалар агымы күзәтеп тору, заман хәвефләренә җавап бирә торган актуаль һәм кирәкле закон инициативаларын кабул итү өчен гражданлык җәмгыяте белән диалогта булу мөһим. "Без бергәләп илкүләм проектларны үтәү, төбәкләрнең социаль-икътисадый потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру, россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен шартлар тудырабыз", - дип билгеләп үтә Федерация Советы Рәисе һәм яңа казанышлар, илнең хокукый пространствосы бердәмлеген алга таба ныгыту буенча нәтиҗәле эш тели.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре