“Бердәм Россия берләштерә” автобус марафоны Кайбыч районында булды. Анда катнашучылар җирле халык белән очрашып, аларның тәкъдимнәрен, проблемаларын тыңлады, шулай ук якын киләчәккә эштә төп юнәлешләрне билгеләде.
Очрашуда “Форпост” Республика иҗтимагый тәртипне саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге директоры Тимур Камалетдинов, “Газпром межрегионгаз Казань” генераль директоры Айдар Таһиров, шулай ук Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Очрашуны “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов алып барды.
Альберт Рәхмәтуллин әйтүенчә, районда федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге 18 программа гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Ульянково авылында “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысасында фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. Кече Мәми мәктәбе капиталь төзекләндерелгән, Олы Кайбыч авылында яңа юллар салынган. Барлык проектларга 650 миллион сум чамасы акча бирелгән.
Эштә төп юнәлешләрнең берсе – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Кайбыч районыннан махсус хәрби операциягә 91 кеше киткән. Район башлыгы әйтүенчә, аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтелә.
Ватанпәрвәрлек турында да сүз барды. Тимур Камалетдинов белдергәнчә, соңгы вакытларда җәмгыятьтә балалар һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә карата мөнәсәбәт сизелерлек үзгәрә. Аның фикеренчә, хәзер җәмәгать берләшмәләре дәрәҗәсендә генә түгел, бәлки бөтен җирдә мондый эшнең зарурилыгы турында сөйләргә кирәк.
Очрашуда Кайбыч районында яшәүчеләр яшь хоккейчылар өчен өсте ябулы шугалак төзү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Үсмерләр төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый, әмма аларга күнегүләр ясау өчен урын юк. Тагын бер тәкъдим – яшьләр үзәге төзү. Районда “Алдынгылар хәрәкәте”, башка оешмалар актив төстә эшли. Әма алар өчен махсус бина каралмаган.
Исегезгә төшерәбез: 8 сентябрьдә Дәүләт Советына депутатлар сайлау уздырыла. Партия исемлекләре буенча – 50, бер мандатлы сайлау округлары буенча – 50 депутат сайланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез