Вячеслав Володин Фәрит Мөхәммәтшинны туган көне уңаеннан котлады

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга туган көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәргән. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вячеслав Володин үзенең мөрәҗәгатендә Фәрит Мөхәммәтшинның төбәкне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үткән.
“Сез, сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртып, хокукый базаны камилләштереп, законнар чыгару рәвешендә Татарстан Республикасы икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерүне тәэмин итәсез, халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл кылуда үзегездән өлеш кертәсез”. –диелгән федераль парламентның түбәнге палатасы җитәкчесенең котлау телеграммасында
Котлау ахырында Вячеслав Володин Фәрит Мөхәммәтшинга нык сәламәтлек, һөнәри эшчәнлегендә уңышлар теләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре