Вильфанд: "Татарстанда көчле яңгырлар аркасында елгалар ярларыннан чыгарга мөмкин"

Якын араларда Свердловск өлкәсендә һәм Татарстанда бик көчле яңгырлар елгаларны ярларыннан чыгарырга мөмкин. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд “ТАСС” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Свердловск өлкәсендә бик көчле һәм озакка сузылган яңгыр көтелә. Бу Свердловск өлкәсе һәм күрше Татарстан елгаларына йогынты ясаячак, аларда зур проблема тудырырга мөмкин бу”, – дип кисәткән метеоролог.

Моннан тыш Россиянең тагын берничә төбәгендә көчле яңгырлар көтелә. Хәзерге вакытта Бурятиядә бик эссе һава урнашкан. Анда, шулай ук Томск өлкәсендә һәм Көнбатыш Себернең шул тирәдәге башка төбәкләрендә яңгырның чиләкләп коячагы фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре