Владимир Путин балаларга бердәм пособие билгеләүне камилләштерергә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә балалар һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие билгеләүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр тапшырырга кушкан. Дәүләт башлыгы, аерым алганда, пособиене гаиләнең кереме яшәү минимумыннан аз гына арткан очракта билгеләү һәм гаилә әгъзалары керемен НДФЛдан тыш билгеләү мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән.

“Гаиләнең җан башына туры килә торган кереме мөрәҗәгать итүченең яшәү урыны буенча Россия субъектында билгеләнгән җан башына яшәү минимумы күләменнән бераз гына арткан очракта да бала тудыру һәм тәрбияләүгә бәйле пособие билгеләү мөмкинлеген күздә тотып, бердәм айлык пособиене билгеләү тәртибен һәм шартларын камилләштерергә”, – диелгән документта.

Айлык пособиене билгеләү тәртибен һәм шартларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр быел 15 майга кадәр тапшырылырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре