Владимир Путин: БРИКС илләре демократик система булдыруны дәвам итәчәк

Россия Президенты Владимир Путин чит илләрдән килгән коллегаларына БРИКС саммиты утырышында кызыксынулы сөйләшү өчен рәхмәт белдерде.

“БРИКС буенча барлык партнерларыбызның демократиялерәк, күп полярлырак халыкара система булдыру эшен дәвам итүгә әзер булулары мөһим. Безне чын мәгънәсендә киң колачлы һәм кыю проектларны, башлангычларны бергәләп тормышка ашыруга сәләтле булуыбызны аңлау берләштерә”, – дип басым ясап әйтте Владимир Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре