Владимир Путин БРИКС турында: Безнең барлык илләр тигезлек һәм үзара хөрмәт булу яклы

Россия Президенты Владимир Путин Казан Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган БРИКС саммиты утырышында БРИКСта катнашучы дәүләтләрнең гаять зур сәяси, икътисади, фәнни-технологик потенциалга ия булуларын әйтте. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Аның әйтүенчә, БРИКСта катнашучы илләрнең барысы да тигезлек, яхшы күрше булып яшәү һәм үзара хөрмәт, дуслык, татулыкның югары идеалларын раслау, шулай ук иминлек өчен чыгыш ясый. «Шул ук вакытта безне уртак кыйммәтләр һәм дөньяга караш берләштерә. БРИКС фикердәшләрне үз эченә ала дип әйтү дөрес булыр. Төрле континентларны тәкъдим итүче суверен илләр, үсеш модельләре, диннәр, үзенчәлекле цивилизацияләр һәм мәдәниятләр», – дип билгеләде Владимир Путин.

«Эшчәнлекләрендә дөньяның киләчәге өчен җаваплылык күрсәтәләр, Глобаль тотрыклылык һәм куркынычсызлык өлкәсендәге хәлләргә уңай йогынты ясыйлар, кискен төбәк проблемаларын хәл итүгә саллы өлеш кертәләр», – дип өстәде Россия Президенты.

Аның сүзләренчә, БРИКСның Глобаль аренадагы курсы стратегиясенең асылы шунда: ул халыкара бергәлекнең төп өлеше, дөньякүләм күпчелекнең өметләренә җавап бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре