Владимир Путин БРИКСны алга таба киңәйтү турында әйтте

Россия Президенты Владимир Путин кайбер илләрнең БРИКСка керергә теләүләре турында әйтте. Бу хакта ул «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә тар составтагы утырышта сөйләде.

«Һичшиксез, Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш илләренең БРИКС белән элемтәләрне ныгытуга моңарчы күрелмәгән кызыксынуын игътибарсыз калдыру дөрес булмас иде. Теге яки бу формада мондый омтылышны инде 30дан артык дәүләт белдерде. Шул ук вакытта балансны саклап калырга һәм БРИКСның нәтиҗәлелеген киметмәскә кирәк», – дип белдерде Владимир Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре