Россия Президенты Владимир Путин, берләшмәгә керүче илләрнең икътисадларына ярдәм итү максатында, БРИКСның инвестицион платформасын булдырырга тәкъдим итте. Россия лидеры бу хакта “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә БРИКС саммиты утырышы барышында белдерде.
“БРИКСның яңа инвестицион платформасын булдырырга тәкъдим итәм. Ул безнең илләрнең икътисадларына ярдәм итәрдәй көчле чарага әйләнер иде, шулай ук Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш илләрен финанс белән тәэмин итәр иде”, – дип белдерде Путин.
Аның әйтүенчә, глобаль икътисадый үсешнең яңа дулкыны өстенлекләреннән файдалану өчен БРИКС илләренә технологияләр, мәгариф, ресурсларны нәтиҗәле үзләштерү, логистика кебек өлкәләрдә хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк.
“Каптал салулар күләмен берничә тапкыр арттырырга кирәк, – дип басым ясап әйтте Владимир Путин. – Яңа инвестицион программа моңа ярдәм итәргә тиеш”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез