Долларны сәяси максатларга ирешү өчен куллану зур хата булып тора. Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммиты утырышында шундый фикерен җиткерде.
“Доллар корал сыйфатында кулланыла. Шулай икәнен барыбыз да күреп-аңлап торабыз. Аны шул рәвешле кулланучылар бик нык хаталана дип уйлыйм, чөнки доллардан сәяси максатка ирешү чарасы буларак файдалану әлеге валютага ышанычны югалта, аның мөмкинлекләрен киметә”, – дип билгеләп үтте Владимир Путин.
“Әмма моны без түгел, башка кешеләр эшли. Без доллардан баш тартмыйбыз, аның белән көрәшмибез. Доллар белән эшләргә ирек бирмиләр икән, нишләргә кала? Башка юллар эзләргә. Шулай эшлибез дә”, – дип басым ясап әйтте дәүләт башлыгы.
Владимир Путин фикеренчә, чит кагыйдәләр буенча һәм чит платформаларда никадәр озагрәк яшәсәк һәм эшләсәк, гадел икътисадый системага күчү дә шуның кадәр озаграк булачак. Бу исә зур тетрәнүләр китереп чыгарырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез