Владимир Путин Гарәп Әмирлекләре Президенты белән Якын Көнчыгыштагы вазгыять турында сөйләште

Россия Президенты Владимир Путин Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд Әл Нахайян белән телефоннан сөйләште, дип хәбәр Кремль матбугат хезмәте.

«Якын Көнчыгыштагы кискенләшкән вазгыять турында фикер алышу булды. Ике як та Иран белән Израиль арасындагы низаг дәвам итү сәбәпле борчылуын белдерде. Иран атом-төш программасына кагылышлы бәхәсле мәсьәләләрне җайга салу мәнфәгатьләрендә хәрби гамәлләрне тизрәк туктату һәм сәяси-дипломатик эшчәнлекне активлаштыру императивлыгы ассызыкланды», - диелә хәбәрдә.

Россия Президенты Мәскәүнең низагта катнашучы яклар арасындагы диалогка ярдәм итәргә әзер булуын раслады. Путин бу уңайдан берничә чит ил лидеры белән элемтәләр урнаштырылуы турында хәбәр итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре