Газетага язылу

Владимир Путин Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин Казанда узучы БРИКС саммиты кысасында Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.

“Сезне чын күңелдән Россиядә сәламләргә рөхсәт итегез. Бу юлы Казанда. Бу безнең Идел буендагы тарихи шәп шәһәрләребезнең берсе”, – диде Владимир Путин Премьер-министрга.

Ул Нарендра Модига Казанда узучы чарага шәхсән килүе өчен рәхмәт тә белдерде.

“Бүген без бергәләп саммитның ачылыш тантанасында катнашачакбыз. Шуннан соң лидерлар кичке аш барышында аралашачак. Шул рәвешле, эшне башлап җибәрәбез. Казанда без берләшмәнең эшчәнлеген алга таба камилләштерү һәм аның кысасында күп планлы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән мөһим карарлар кабул итәргә тиеш”, – диде Владимир Путин.

Россия Президенты Премьер-министрның тәрҗемәчесен бүлдереп: “Безнең үзара мөнәсәбәтләрдән чыгып, сез болай да барысын да аңлыйсыз кебек тоела”, – дип тә өстәде.

Бүген иртән Нарендра Модины Казан аэропортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре