Владимир Путин Казан Кремлендә ЮАР Президенты Сирил Рамафоса белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин Көньяк Африка Республикасы (ЮАР) президенты Сирил Рамафоса белән очрашкан. Татарстан башкаласына ул БРИКС саммитында катнашу өчен килгән.

“Барыгызны да Россиядә, Казанда күрүебезгә шатбыз! Быел Россия ЮАРдан берләшмәгә рәислек эстафетасын кабул итте. Берләшмәгә яңа дәүләтләрне кертү һәм бәйсез финанс системасын булдыру аерым игътибар үзәгенә алынды, – дигән Владимир Путин сәламләү сүзендә һәм Россия белән ЮАРның дөньяда гаделлек булдыру ягында торуларын билгеләп үткән.

Рамафоса кунакчыллык өчен Владимир Путинга рәхмәт белдереп, Россиянең БРИКСка рәислек итүе белән котлаган. Ул Казандагы саммитның югары дәрәҗәдә оештырылуын, ә илнең кыйммәтле партнер булып торуын билгеләп үткән. “Без Россияне союзник һәм дус итеп саныйбыз”, – дип белдергән ЮАР Президенты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре