Владимир Путин Казанда узачак БРИКС саммитында Си Цзиньпин белән аерым очрашырга ниятли

Россия Президенты Владимир Путин Казанда октябрь аенда узачак БРИКС саммиты кысасында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән аерым очрашырга ниятли. Бу хакта ул Кытай тышкы эшләр министры Ван И белән очрашуда белдергән, дип яза “ТАСС”.

“Төрле юнәлешләр буенча Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерү безнең көн тәртибендә кала. Шул исәптән Казанда күп яклы һәм ике яклы очрашу вакытында КХР Рәисе белән дә шул хакта фикер алышу булачак”, – дип билгеләп үткән Россия Президенты.

Владимир Путин шулай ук Ван И дан Си Цзиньпинга иң изге теләкләрен җиткерүне сораган. “Дустыбыз, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин әфәндене, алдан килешенгәнчә, Россиядә, Казанда узачак БРИСК саммитында көтәбез”, – дип басым ясап әйткән ул.

Исегезгә төшерәбез: БРИКСның 16 нчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә үткәреләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, мондый әһәмиятле чара үткәрү – республика өчен зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре