Газетага язылу

Владимир Путин КФУ укытучыларын һәм студентларны вузга 220 ел тулу уңаеннан котлаган

Россия Президенты Владимир Путин Казан (Идел буе) федераль университеты укытучыларын, студентлар, аспирантларны, гомумән, әлеге югары уку йортын тәмамлаган һәммә кешене вузга 220 ел тулу уңаеннан котлаган. Котлау Кремль сайтына урнаштырылган.

“Шушы вакыт эчендә биредә бик күп мөһим вакыйгалар, казанышлар булган, күренекле галимнәр, профессорлар, укытучылар тәрбияләнгән, бөтен дөньяга танылган тикшеренү мәктәпләре барлыкка килгән, – диелгән котлауда. – Әлбәттә инде, данлыклы вузның төп горурлыгы – илебезнең икътисады һәм медицинасын, мәгариф һәм фән, әдәбият һәм мәдәниятне үстерүгә үзләреннән гаять зур өлеш керткән, педагогика өлкәсендә, җәмгыятьтә, дәүләт хезмәтендә һәм хәрби хезмәттә үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәткән элекке укучылары.
Бүген КФУ –илебезнең төп мәгърифәт үзәкләре сафында. Биредә, элеккечә үк, фәнни эзләнүләр һәм студентлар арасындагы ныклы дуслык мохите хөкем сөрә. Бу исә эштә һәм укуда уңышларга ирешергә, ниятләнелгән планнарны тормышка ашыруга ярдәм итә”, - диелгән, аерым алганда, котлауда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре