Россия Президенты Владимир Путин Украина кораллы көчләренең Курск өлкәсенә һөҗүменнән соң җавап чаралары турында карар кабул иткән. Киев бу гамәле өчен җитди җәзасын алачак, дигән фикердә Россиянең Америка Кушма Штатлардагы илчесе Анатолий Антонов. Бу хакта ТАСС яза.
“Эчкерсез әйтәм: Президент карар кабул итте. Курс өлкәсендәге хәлләр өчен барысының да җитди җәзага дучар булачагына иманым камил”, – дигән дипломант.
 Исегезгә төшерәбез: 6 августта Украина кораллы көчләре Курс өлкәсенә бик көчле һөҗүмен башлап җибәрде. Төбәктә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Өлкә губернаторы вазыйфаларын башкаручы Алексей Смирновның сүзләренә караганда, 133 меңнән артыграк кеше хәтәр зонаны ташлап китәргә мәҗбүр булган, берникадәр өлеше эвакуацияләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез