Владимир Путин Масляков белән хушлашу мәрасименә чәчәкләр җибәргән

Танылган телевидение алып баручысы белән хушлашу мәрасиме “Планета КВН” үзәгендә узган.

Россия Президенты Владимир Путин КВН тапшыруы җитәкчесе, озак еллар буе тапшыруны алып барган Александр Масляков белән хушлашу мәрәсименә венок җибәргән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Масляковны Новодевичье зиратында җирләгәннәр. Хушлашу мәрәсимендә мәрхүмнең улы Александр Масляков, “Первый канал”ның генераль директоры Константин Эрнст, телевидение тапшыруларын алып баручы Леоинд Якубович, актер Константин Райкин, Аскольд һәм Эдгар Запашныйлар, Екатерина Скулкина катнашкан.
Масляковның вафат булуы турында 8 сентябрьдә хәбәр ителде. КВНда билгеләп үтелгәнчә, аның илебез телевидениесен үстерүгә керткән өлеше бәһаләп бетергесез зур.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре