2030 елга илдә 1 меңнән дә ким булмаган мәдәни мирас объектларын – борынгы биналарны, чиркәүләрне, утарларны торгызу планлаштырыла. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумының (ПМЭФ-2025) пленар утырышы барышында хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
«Россия шәһәрләре һәм бистәләренең туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыру турында аерым әйтәм. Борынгы биналар, чиркәүләр, утарлар, мәдәни мирас объектлары безнең милли үзенчәлегебезнең гәүдәләнеше, туристларны җәлеп итүнең чын нокталары булып тора. Без 2030 елга илдә кимендә 1 мең шундый объектны ремонтларга, тәртипкә китерергә килештек», – диде дәүләт башлыгы.
Бу һәйкәлләргә икенче тормыш бирерләр дип планлаштырыла – музейлар, күргәзмә һәм агарту үзәкләре, кунакханәләр һәм башка туристик киңлекләр булдыру хисабына.
Путин ассызыклаганча, капитал салуларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен көчләрне берләштерергә кирәк.
«Бүлеп бирелгән акча зуррак нәтиҗә бирсен өчен, түбәндәге карарны тәкъдим итәм – туристлык инфраструктурасын булдыру һәм мәдәни мирас объектларын саклау буенча ике ташламалы кредитлау программасының ресурсларын берләштерергә. Шул рәвешле, борынгы биналарны реставрацияләү һәм капиталь ремонтлауга, шул исәптән бизнес мәнфәгатьләрендә дә, өстәмә рәвештә түбән ставкалы ресурслар җәлеп итәргә мөмкин булачак», - дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, РФ Президенты мондый проектларга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү корпорациясенең зонтик поручительлек механизмын да кертергә тәкъдим итте. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мәдәни мирас объектлары белән эшләгәндә инвестиция - төзелеш циклын дәлилләп кыскартырга кирәк.
«Моның белән шөгыльләнүчеләр минем нәрсә турында сөйләгәнемне бик яхшы аңлый. Ул озак вакытны алып тора, аннан котылырга кирәк, артык формалистиканы бетереп – әлбәттә, тарихи йөзне саклауга зыян китермичә», – дип өстәде Путин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез