Владимир Путин шәхсән үзе Кремльдә Илсур Метшинга орден тапшырган

Россия Президенты Владимир Путин Казан мэры Илсур Метшинны “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены белән шәхсән үзе бүләкләгән. Дәүләт башлыгы югары дәрәҗәдәге бүләкне Кремльнең Сенат сараендагы Екатерина залында тапшырган. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.

Илсур Метшин муниципаль берәмлекләр башлыклары исеменнән Президентка рәхмәт белдереп, югары бүләкнең данын Казанда яшәүчеләр белән бүлешүен әйткән. Ул үзенең карьерасын муниципалитет җитәкчесе сыйфатында башлап җибәрүен искә төшереп, 1990 нчы еллар ахырыннан башлап, илдә бик күп уңай үзгәрешләр күзәтелүен билгеләп үткән.
“Туксанынчы еллар ахырын искә төшереп үтәсем килә. Туып-үскән шәһәрем – Түбән Камага җитәкчелек итә башлаганда, миңа 28 яшь иде. Пенсия, хезмәт хакларын түләмәү, заводларның тик тору, торак-коммуналь хуҗалыгындагы гаять зур проблемалар чоры. Менә шул вакытта Сез илгә җитәкче итеп билгеләндегез. Сез һәрвакыт безнең белән очраша идегез. Һәр шундый очрашудан соң кешеләр белән эшләү өчен ниндидер мөмкинлекләр пәйда булды. Торак фондын капиталь төзекләндерү программасын гына алыйк. Казандагы йортларның 80 процентын төзекләндерү мөмкинлеге бирде ул. Илкүләм проектлар исә социаль өлкәне капиталь төзекләндерү генә түгел, бәлки, иң мөһиме – менә дигән яңа мәктәпләр, яңа юллар, яңа мәдәният һәм спорт учреждениеләрен төзүгә юл ачты”, – дип билгеләп үткән шәһәр мэры.

Президент инде узган елның декабрендә үк Казан мэрын, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан вице-премьеры – республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровны орденнар белән бүләкләү турында Указга кул куйган.

Рөстәм Миңнеханов социаль-икътисадый бурычларны хәл кылуга зур өлеш кертүе өчен “Ватан алдындагы казанышлар өчен” I дәрәҗә орденына, Метшин – II дәрәҗә, Гафаров – IV дәрәҗә орденына лаек булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Метшин Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре